Шушы көннәрдә социаль челтәрдә Казандагы «Корстон» сәүдә үзәгендә янгын турында хәбәрләр барлыкка килде. Язмада төтен һәм янгын сүндерү машиналары белән сурәтләр дә була. Моннан тыш, бинада эвакуация бара, дип тә хәбәр ителә.
«Татар-информ»га республика буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсендә бу хәбәрнең дөрес булмавын әйттеләр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, сәүдә үзәгенә чакыру һәм ут кабу булмаган. Соңрак ачыкланганча, бу фотолар ясалма фәһем ярдәмендә ясалган, ә янгын турында хәбәр тулысынча уйлап чыгарылган.
Юристлар искәрткәнчә, мондый ялган хәбәрләр авторларына җаваплылык, хәтта, җинаять җаваплылыгы яный.
«Гадәттән тыш хәлләр турында, мәсәлән, янәсе, сәүдә үзәгендә янгын чыгу турында ялган хәбәрләр тарату – зыянсыз шаяру түгел, һәм моның өчен чын җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр», – дип сөйләгән «Татар-информ»га Чаллының «ЮРФИРМ.РФ» компаниясе юристы Илдар Мөхәммәтгәрәев.
Аның сүзләренчә, мондый очракларның күбесендә Административ кодекстагы җәмгыять өчен әһәмияте булган ялган хәбәрләрне аңлы рәвештә тарату турындагы маддәсе кулланыла.
Административ маддә буенча штраф күләме гражданнар өчен – 100 мең сумга, вазифаи затлар өчен – 200 мең сумга һәм юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр җитә. Илдар Мөхәммәтгәрәев әйткәнчә, җаваплылыкка тарту өчен, кешенең таратылган мәгълүматларның дөрес булмавын аңлаганын дәлилләргә кирәк.
Әгәр янгын, эвакуация һәм башка куркыныч турында ялган хәбәрләр җитди зыян китерә икән, мәсьәлә җинаять җаваплылыгына күчәргә мөмкин. Бу очракта хокук бозучыга – 3 елга кадәр, ә саксызлык буенча кеше үлеме яки башка авыр нәтиҗәләр булса, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.
«Ясалма фәһем куллану җаваплылыктан коткармый. Әгәр рәсемнәр аңлы рәвештә ясатылган һәм кешеләрнең башын бутау өчен кулланылган икән, нәкъ менә язманың авторы җавап тотачак», – дип йомгаклаган юрист.