Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчылар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын яңарткан: «Салават абыйга да ошар...»

Яшь җырчылар Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Искан Салават Фәтхетдиновның легендар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын яңарткан.

news_top_970_100
Яшь җырчылар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын яңарткан: «Салават абыйга да ошар...»
Фото: Исканның шәхси архивыннан

Искан – Искәндәр Шакиров, ике җырчы – Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы. Аның белән әлеге җырлары турында сөйләшеп алдык.

Сәидә белән дуэт ничек килеп чыкты?

2024 елның декабрь башларында Сәидә белән социаль челтәрдә очраклы гына язышып алдык та, бергә берәр хит җыр чыгарырбыз, дип сөйләштек. Бу идеяне без онытмадык, үстерергә планлаштырдык. 17 декабрь көнне «Миллиард татар» редакциясенең «Ел татары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, без шунда Сәидә белән күрештек. Шуннан без җыр хакында күбрәк аралаша, уйлаша башладык, һәм нәтиҗәдә шундый җырыбыз чыкты.

Салават абый үзенең җырларын башкалар башкарганны яратмый, диләр. Сезгә каршы килмәдеме?

Әйе шул, Салават абыйның җырларын башкалар башкарганны яратмавын беләм, әмма монда бит – супер коллаборация! Беренчедән, Сәидә Мөхәммәтҗанова, икенчедән – Искан! Монда башкару өчен ниндидер кешегә билгесез булган җырны алып булмый иде бит инде.

«Мин яратам сине, Татарстан» җырын безнең Республикабызның икенче гимны дип тә атап була, шуңа аңа бик җитди карарга кирәк иде. Һәрбер куплеттагы сүзне уйлап язарга кирәк иде. Бу җырны җырлауны максат итеп куйгач, сүзләре дә, көе дә җиңел генә язылды.

Җырның авторлары да безгә каршы килмәде, аларга бик зур рәхмәт. Роберт Андреев белән шалтыратышкач, ул киресенчә, позитив рәвештә: «Әйдәгез ясагыз», – диде. Ул мәлдә күңелгә бик рәхәт, тыныч булып китте. Бу җыр Салават абыйга да ошар, ул каршы булмас, дип өметләнәм.

Димәк, бу җырны чыгаруыгыз турында Салават абый гомумән белми иде?

Бу «килде-китте» җыр түгел, минемчә, ул бу яңа чыккан җырны ишеткәндер. Үзе ишетмәгән булса, җиткергәннәрдер, дигән уйда калам.

Җырны үзгәртеп җырлаган өчен хейт яумадымы соң?

Әлегә хейт турында берни әйтә алмыйм, чөнки җыр яңа гына чыкты. Әлегә «шәп», «ут» реакцияләре килә. Сәидә – бөтен дөнья буйлап танылган җырчы, аны бөтен дөнья татарлары яратып тыңлый. Читләрдән дә күп «респект»лар килде.

Бу җыр өстендә озак эшләдегезме?

Җыр өстендә дустыбыз аранжировщик Айдар Хөсәенов белән берлектә ярты елдан артыграк эшләдек. Тәнкыйть алу өчен, җырның беренчел вариантларын танышларга, туганнарга да тыңлаттык. Чыккан җырыбыз – без ясый алган иң яхшы версия.

Фото: © Искәндәр Шакировның шәхси архивыннан

Киләчәктә тагын Салават абый җырлары белән эшләргә исәп бармы?

Бу сорауга әле төгәл җавап бирә алмыйм. Шунысын әйтә алам: бүгенге көндә Салават абыйның бер танылган җыры өстендә эш бара. Бер ир-ат җырчы белән дуэт булачак, нинди җыр икәне сер булып торсын әле, тик тиздән белерсез, дип өметләнәм.

Быел син актив рәвештә җырлар чыгарасың, 2025 елда тагын ничә җыр чыгарырга исәп?

2024 елда «Даладан» җыры илдә танылды, быел да куып җитәргә кирәк инде, куелган планканы тагын да күтәрәсе килә. Быел җырлар чыкты инде, әле тагын ким дигәндә 4-5 җыр бар. 15 майда «Гафу» альбомы чыкты, һәм менә инде – «Мин яратам сине, Татарстан» җыры. Июнь ахырында тагын бер шәп дуэтыбыз чыгарга тиеш әле. Әлегә бу җырны төрле дискәтүкләрдә ишетеп була.

«Даладан» җырын да Айдар белән эшләгән идегез дип беләм, димәк, аның белән эшләгән җырлар, һичшиксез, хит булачак инде?

Бөтен җырларны диярлек Айдар белән эшлибез. Хәзер командабыз тагын да көчлерәк, Фаил исемле егет тә өстәлде безгә. Яңа альбомның 90% аның белән язылды, хит буламы, юкмы – белмим әле, тик моңа бик өметләнеп калам.

Шәп! Уңышлар сиңа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100