news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Нияз Галәм: «Максатым – иҗат аша дин турында җиткерү»

Көндез ул – IT-белгеч булса, кичен иҗат дөньясында кайный. Ниязның милли үзаңы Казанда уяна, җырлау сәләте Себердә ачыла, ә тәхәллүсе – тормыш сынауларын үтә-үтә табыла. Ни өчен ул концертын татарча түгел, русча алып барырга җыена? Яшь җырчы тормышын тамырдан үзгәрткән юллар турында сөйләде.

news_top
Яшь җырчы Нияз Галәм: «Максатым – иҗат аша дин турында җиткерү»
Фото: Нияз Галәмнең шәхси архивыннан

«Милли үзаң Казанга килгәч кенә уянды»

Хәерле көн, Нияз. Бүгенге тормышыгыз турында сөйләп китегез әле.

Минем хәзер ике төп юлым бар – IТ-паркта эксперт буларак Татарстанның зур оешмаларында цифрлаштыруны тизләтү өстендә эшлим, параллель рәвештә җырчы-артист, иҗат белән шөгыльләнәм.

Безнең тормышта төрле рольләр бар. Минем бер ролем ул – мөселман булу. IT-паркта эшләвем булсынмы, шул ук иҗат юлы белән бару булсынмы, гел менә бу сорауга җавап биреп яшәргә тырышам: «Аллаһ ризалыгы өчен эшлимме мин бу гамәлне?». Җавап әлеге сорауга тәңгәл килеп бетмәсә, ниятне дөресләргә, «турайтырга» тырышам.

Иҗатта кешеләр кайчак «һавалырак», алсу күзлек киеп, алсу болытларда очып йөриләр, диләр. Ә монда җиргә төшәсең, чөнки кешеләрнең фикер йөртүе бизнеска бәйле. Иҗатта, беренче чиратта, күңел тынычлыгы мөһим. Гомумән, синең ниндидер максатың булуы кирәк. Минем очракта ул – дин турында иҗат аша җиткерү.

Сезнең IТ өлкә буенча белемегез бармы, әллә инде очраклы рәвештә килеп кердегезме?

Мин – Бөгелмәдән, мәктәпне дә шунда тәмамладым. Балачагымны әби-бабай белән авылда уздырдым. Татар телен өйрәнүгә шул тәэсир итте. Аннары геофизик белгечлеге буенча техникум бетердем һәм Казан федераль университетында геология факультетының геофизика бүлеген тәмамладым.

Милли үзаң Казанга килгәч кенә уянды. Максат куеп, татар телендә әдәбият укырга тырыштым, саф татар телендә сөйләшә торган бөек шәхесләрнең интервьюларын язмада карарга ярата идем. Бу өлкәдә эшләп карадым, әмма миңа туры килә торган һөнәр түгеллеген аңладым.

Казанга күчкәч, IT-парк директоры урынбасары IT-паркка технология өлкәсендә зур оешмалар белән сату эшләрен алып барырга эшкә чакырды. Хәзер якынча 1 ел шунда эшлим. Монда кызыклы проектлар бар, мөмкинлекләр зур.

«Себердә төнлә мунча вагонына барып җырлый идем»

Иҗат белән кайчан кызыксына башладыгыз?

Мәктәптә укыганда тормышымда иҗат зур урын алды. Башта театраль түгәрәк, аннан музыка мәктәбенең аккордеон бүлегенә укырга йөрдем. 3-4 ел аккордеон белән интектем, аннары ташладым.

Әти-әнием – иҗади кешеләр. Әти профессиональ дәрәҗәдә баянчы һәм рәссам иде. Матур сөйләм исә әнидән күчкән. Техникумга кергәч, иҗат ягым аксый башлады, чөнки анда, гомумән, башка мохит. Институтка укырга кергәч, кабат «чәчәк аттым», сәләтләрем ачылды.

КВН белән дә шөгыльләндем, биюгә дә йөри башладым. Инглиз теленә мәхәббәт туды: 3 нче курстан соң эшләп, сәяхәт итү программасы белән Америкага бардым, тәрҗемәче буларак Бразилиядә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшләп алдым. Төрле илләр күреп, үз-үземә ышаныч арткач, киләчәк һөнәрем буенча эшләү фикере моңсулык хисе тудырды. Бу һөнәр минеке түгеллеген ачык аңладым.

Укып бетергәч, Себер якларына эшкә җибәрделәр (оешма укытканга күрә баш тарта алмадым). Шунда 5 ай ялсыз эшләдем. Анда шәхси вакыт та, ялга да вакыт юк иде. Ул чорда диннән дә ераклаштым. Монда эләгүемә бер дә шат түгел идем. Хәзер инде артка борылып карыйм да, ни өчен шулай булганын аңлыйм. Бу тәҗрибә мине чыныктырган икән, дим. Себердә, моңсу булгач, җырлый башладым. Җырлау сәләте бар иде, ләкин профессиональ рәвештә шөгыльләнмәдем. 23.00 сәгатьтән соң мунча вагонына барып җырладым. Сакчы да минем җырлавымны ишетә торган булган. Хәтта үзе мин яшәгән вагонга кергәли иде.

Болай эшләү туйдырды, һәм мине Бөгелмәгә офиска күчерделәр. Бөгелмәдә мәдәният үзәгенә йөрдем, музыкага профессиональ яктан карый башладым. Аннан соң Казанга күчендем. Казанга килгәч, хорга йөреп алдым. Әмма бу да миңа ошамады. Аннан соң юлымны Аллаһы Тәгалә Казан дәүләт мәдәният институтына юнәлтте. Хәзер соңгы, икенче курс елын тәмамлыйм.

«Тормышымда булган барлык вакыйгалар аша күп нәрсәгә өйрәндем»

Сез иҗатта Naz Galam буларак мәгълүм. Ни өчен бу тәхәллүсне сайладыгыз, ул каян барлыкка килде?

Иҗади кешенең тәхәллүсе булуы миңа ошый. Бу исемне үзем уйлап таптым. Беренчедән, Naz Galam – Нияз Галәмнең кыскартылмасы. Икенчедән, «наз» – күбрәк кызларга килешә торган сүз, шуңа күрә аны төп исем итеп аласым килми, ләкин икенче сүз белән берләштергәч, мәгънәсе тирәнрәк. Галәм ул – дөнья. Naz Galam дигәч, мин аны «галәм назлы» дигән мәгънәдә кабул итәм. Галәм гел миңа рәхимле, дигән мәгънәдә.

Тормышымда булган барлык вакыйгалар аша мин күп нәрсәгә өйрәндем, һәм бу – галәм назы булган икән. Аллаһы Тәгалә бу галәмне бар иткән, һәм Ул Үзенең рәхмәте белән безгә гел назлы, мәрхәмәтле. Без генә тормышта булган хәлләрне кайчак башкача кабул итәбез, «начар» төсмер бирәбез, шуннан кәефебезне төшереп йөрибез. Концертта да тамашачыларның фокусны миңа түгел, ә күңелләренә юнәлтүен телим, шул рәвештә зал белән аралашуымны формалаштырам.

«Концертны русча алып барырга булдым, чөнки татар яшьләре татарча аңлап бетерми»

Ике ел элек беренче концертыгызны куйгансыз. Быелгы концерт белән аермасы нидә булачак?

Югары музыкаль белемем юк иде. Әмма ниятең дөресең булса, юлың ачылуына ышанам. Керемгә караганда чыгымнар күбрәк булды, «минуска» киттем. Кариев театрына мөмкинлекләр өчен зур рәхмәтемне белдерәм – концертым шул залда узды. Танышлар аша мин техник җайланмаларны бушка алдым, профессиональ музыкантлар да эш бәясен шактый ташлама белән билгеләде. Бу бит инде – кеше куллары аша Аллаһы Тәгаләнең зур ярдәме. 80 процент зал тулса да, чыгымнар күп булды. Профессиональ композитор белән эшләдем. Кайбер җырларга мультфильмнар ясадым, бу эшкә рәссамнар җәлеп иттем.

Быел концертның асылы итеп 2023 елгы программаны алам һәм камилләштерәм.

Бу юлы сценарийны рухи яктан ачыклыйсым килә, ләкин җырлар моңсу түгел, күңелле булачак. Татарча фикеремне җиткерү авыр булмаса да, концертны русча алып барырга булдым, чөнки хәзер татар яшьләре татарча аңлап бетерми, һәм шулай ук шактый рус дус-танышлар концертка килү теләген белдерде. Беренче чиратта, фикерләремне бөтен зал аңлавын телим, ә музыка ул – Африкада да музыка! Без бит еш кына сүзләрен аңламасак та, чит телдә ошаган җырны тыңлыйбыз. Шуңа күрә репертуарның 70 проценты татар телендә.

Концертның сценариен үзегез язасызмы?

Әйе, үзем язам. Аллаһы Тәгалә илһам биреп тора. Сценарий – һәр кешенең тормышында мөһим булган этаплары турында. Кеше туа, беренче тапкыр дуслыкның нәрсә икәнен белә, хыяллану хисен үзенең кечкенә дөньясында ача, беренче (кайчак йөрәк ярасы китерә торган) мәхәббәт белән таныша... Үзенең сәләтләрен ачыклый, сәламәт мәхәббәт эзли һәм очрата, гаилә кора, бар тормышына бары тик Аллаһка рәхмәт хисе белән генә карый башлый. Концерт «Рәхмәт сиңа» дигән җыр белән тәмамланачак.

Концерт турында берничә сүз әйтеп китегез әле, тамашачыны нәрсә көтә?

Концертларны мин еш куймыйм, чөнки танылган артист түгелмен. Концертка килгән тамашачы белән рухи элемтә булыр дип өметләнәм. Ләкин алай булмаска да мөмкин. Бу – минем гипотеза гына, Аллаһтан ни була – шул иң хәерлесе. Дин турында сөйләү, белем бирү имам һәм дин белгечләренә генә түгел, ә һәр мөселманга йөкләнә. Шуңа күрә хәзерге вакытта мөнбәр ул – сәхнә! Алга таба Аллаһ күрсәтер.

Җырларның күбесе татар телендә була, чакырылган кунаклар итальян, рус телендә җырлаячак. Шуңа рус тамашачысын да көтеп калам. Чакырылган кунаклар арасында Винера Ганиева, Алинә Шәрипҗанова, Кирам Сатиев та бар. Концертта бары тик тере башкару гына булачак.

«Җырлар язасым килә»

Киләчәккә планнарыгыз нинди? Иҗат белән эшне параллель рәвештә алып барырга телисезме?

Әйе, Аллаһ язганча булыр. Бәлки, бизнес та, иҗат та бергә барыр. Миңа бу юнәлештә эшләргә кызык, юллар ачыла. Иҗат буенча планнарга килсәк, җырлар язасым килә. Шигырьләр язам, кайчак көй дә килеп чыга. Концертта үзем иҗат иткән сүзләргә, Миләүшә Хәйруллина көенә язылган җыр яңгыраячак. Төрки уен коралларын өстисем килде. Моның өчен профессиональ этно-мультиинструменталист, аранжировщик һәм композитор музыкант дустым бар – Айдар Абдрахимов. Бу инде – уртак проектыбыз. Татарлар белән генә чикләнмичә, Айдар белән җырларыбызны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәсебез килә, аеруча төрки халыкларга. Бу ниятләрдә бәрәкәт бармы, ахыры нәтиҗәле булырмы – Бер Аллаһ кына белә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар