news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Наилә Әүхәдиева Рәфис Кәлимуллин белән очрашкач: «Кеше булып калырга кирәк»

news_top
Яшь җырчы Наилә Әүхәдиева Рәфис Кәлимуллин белән очрашкач: «Кеше булып калырга кирәк»
Фото: Наилә Әүхәдиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Рәфис Кәлимуллин белән сөйләшү өчен 600 км юл узып килдем. Килешә алмадык! Нәрсә әйтсәң дә, дуслар, кеше булып калырга кирәк», – дип язган Уфада яшәүп иҗат итүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиева.

Ул икесе бергә сәүдә үзәкләренең берсендә төшкән фото да куйган. Анда Наиләнең кәефе булмавы күренеп тора.

Яшь җырчы Рәфис Кәлимуллин белән нинди мәсьәлә буенча очрашуы буенча ачыклык кертмәгән.

Наилә Әүхәдиева 2023 елның көзендә бик зур югалту кичерә. Аның тормыш иптәше, «Эр-Тревел» туристик оешмасы җитәкчесе Рөстәм Минияров юл һәлакәтенә эләгә. Ул 1 атна хастаханәдә ятканнан соң вафат була. Наилә 2 айлык кызы Сөембикә белән кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар