Яшь җырчы һәм стендапер Миләүшә: «Татарлар эче катып көлсен өчен бик нык тырышырга кирәк»
Миләүшә Фатыйхова – яшь һәм талантлы җырчы. Бу сәнгатькә кечкенәдән гашыйк, әмма 2024 елда гына Миләүшә «Зур хата» исемле беренче альбомын чыгара. Аның җырлары уникаль һәм эчтәлекле.
Миләүшә – Саба районы Тимершык авылы кызы. Менә без – авыл кызлары – шәһәрдә сөйләшеп утырабыз.
«Укытучы булып эшләсәм, җыр яздыру арткы планга күчәр иде»
Миләүшә, синең авылда каласың килмәдеме?
Мин күбрәк шәһәргә таянам, чөнки монда мөмкинлекләр күбрәк.
Ни өчен яшьләр авылда калмый дип уйлыйсың?
Шул мөмкинлекләр җитмәү, перспектива булмау аркасында, дип уйлыйм.
Син җыр белән кайчан шөгыльләнә башладың?
Мин кечкенәдән җырлыйм. Ә болай бернинди түгәрәкләргә йөрмәдем, укымадым. Җырлар язуны 2020-2021 елларда башладым. Иң беренче «Зур хата» альбомын 2024 елда чыгардым. Шуннан бирле җыр дөньясында кайныйм.
Ни өчен альбом «Зур хата» дип атала?
Беренче җырым шулай атала, һәм альбомда ул төп җыр булып тора, шуңа альбомны да «Зур хата» дип исемләдем. Бу җырның исеме ничек килеп чыкты? Миндә кешегә карата хисләр көчле иде, гомумән, барлык хис-кичерешләрем җырда әйтелә.
Альбомдагы җырларың танылдымы?
Якыннар, дуслар бик яхшы кабул иттеләр. Аларның шөгылемне шулай хуплаулары минем өчен алга таба да иҗат итәргә этәргеч булды.
Син, җыр юнәлешендә укымадым, дидең, ә нинди һөнәр сайладың?
Мин Арча педагогик көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысына укыдым. Аннан физкультура укытучысына әзерлек уздым. Әмма алган һөнәрем буенча эшләмим, чөнки башка өлкәне сайладым. Җыр юнәлешендә үсәсе, шул якка күбрәк басым ясыйсы килә. Әгәр дә мин укытучы булып эшләсәм, җыр яздыру арткы планга күчәр иде.
Димәк, укытучы булып эшләп тә карамадың?
Юк. Мин практика гына үттем. Гомумән, кергәндә үк, үз теләгем белән кермәгән идем. Әни: «Әйдә, кызым, монда кер» , – диде. Мин ризалаштым. Укырга кергәндә үк укытучы булмавымны белә идем инде.
Нигә музыка укытучысы һөнәрен сайламадың?
Әни башлангыч сыйныфлар укытучысына кертте. Мин физкультура яисә музыка укытучысына теләгән идем.
Укытучы һөнәренә кайтасың килмиме?
Мин ул турыда уйладым. Үземә дә «мин эшләп карамадым» дип әйткән вакытлар булды. Күп кеше «ул якка карама да, үзеңне бетерәсең» диде. Мин шул сүзләргә колак салдым. Берәр укытучыга алмашка гына кереп тор, дисәләр, риза булыр идем.
Балаларны яратасыңмы?
Яратам.
«Мирзаяновлар безне клипта төшәргә чакырды»
Белгәнемчә, син Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар клибында төштең. Бу клиптан соң сине таный башладылармы?
Мин андый популярлык килде дип әйтмәс идем. Клип чыккач, мине Саба заправкасында гына танып алдылар, шул да канатландырып җибәрде. Эчтән генә «бу – җиңү» дип куйдым (көлә).
Син Мирзаяновлар клибына ничек килеп эләктең, берәр сайлап алу булдымы?
Безнең Нәфис Гыйниятов (яшь җырчы – авт.) белән дуэтыбыз бар. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Сабага Сабантуйга килделәр. Шул Нәфис мине Алмаз абыйлар белән таныштырды. Күпмедер вакыт үткәч, Мирзаяновлар безне клипта төшәргә чакырдылар. Күрше авылда гына ул клипны төшердек.
Сабада сине артист буларак таныйлармы?
Сабада менталитет башка, дип уйлыйм. Күрешеп, мин сезне беләм, фотога төшик әле, дигән әйбер юк. Арча, Кукмара якларында – башка төрле менталитет. Кеше фотога төшәргә, нәрсәдер яздырырга сорап килергә мөмкин. Казанда танып алучылар бар.

«Минем иҗатым – мине ашатмый»
Сине төрле чараларга чакыра башлагач, үзеңне ничек хис иттең?
Дөресен әйткәндә, беренче чыгышлар куркытты. Үзем кечкенәдән сәхнәдә, шуңа күрә бераз кыюлык бар бу өлкәдә, ләкин барыбер зал белән эшләү куркыта. Күбрәк кеше белән эшли башлагач, үзе, әкренләп, тәҗрибә белән килер, дип уйлыйм.
Мәҗлесләрдә, чараларда күп түлиләрме?
Төрле җирдә төрлечә. Кайбер җирдә бушка чыгыш ясыйбыз, чөнки ул – үзем өчен һәм тәҗрибә өчен кирәк. Төгәл әйтә алам: минем иҗатым – мине ашатмый. Ул миннән акчаны ала гына. Әлегә, җырдан акча эшлим, дип әйтмәс идем.
Иҗат ашатмагач, акча каян килә сиңа?
Мин башка җирдә дә эшлим.
Кем белән дуэт җырларга теләр идең?
Киләчәктә дуэтлар булачак, бөтенесе килешенгән. Янып, шушы кеше белән дуэт яздырыр идем, дигән кешеләр: Нурминский, BABY Ti һ.б. Нурминскийга мин хәтта яздым да, җавап кына бирмәде әле.
«Конкуренция – күбрәк үз-үземә карата»
Яшь җырчылар арасында конкуренция бармы?
Әлбәттә, бар. Defne, Beku да күтәрелде. Мин әлегә – кече катлам, шуңа минем катламда булганнар бик әз. Конкуренция – күбрәк үз-үземә карата.
Җырларың белән гастрольгә чыгар идеңме?
Хәзер күңелдә ниндидер төшенкелек. Мин элек янып тора идем, хәзер андый ук түгел. Әлегә менә Мәскәү кебек җирләргә барырга әзер түгел, тәҗрибәм җитми. Мин районнарга чыгарга каршы килмәс идем. Казанда төрле форумнарда катнашырга риза булыр идем.
Хәзер яңа җырлар көтеләме?
Әйе. Бу көннәрдә яңа җыр белән сниппет чыгарачакмын. Альбом чыгарга тиеш иде. Ләкин, мин яңа лейблга күчкәч, альбом ясамаска карар кылдык, ә җырларны аерым-аерым чыгарабыз. Озакка сузылды, теге елны ук әзер иде инде алар, ләкин хәзер әкренләп чыгарабыз.
Көйләрне, җырларны кем яза?
Үзем язам.
Әти-әниең синең кебек сәнгать кешеләреме?
Җырчы һәм алып баручы Фәннур Либра (Фәннур Фатыйхов) – минем туганым. Безнең якта иҗат кешеләре булган. Шул сәләт Фәннүр абыйга, аның абыйсына, миңа күчкән. Безнең, тулаем алганда, нәсел җырга-моңга оста.
Ничә яшькә кадәр иҗат белән шөгыльләнергә уйлыйсың?
Сәламәтлек һәм мөмкинлек булганда, мин җырлаячакмын.
«Әйдә, Шаярт»ка кереп киткән идем»
Син «Әйдә, Шаярт» КВНында «Сабалета» такымында катнашасың, шул өлкәгә ничек кереп киттең?
Мин Арчада укыганда, 1 нче курстан ук «Әйдә, Шаярт»ка кереп киткән идем. Арча командасы өчен уйнадым, аннан соң мин КВНнан киттем. Арчада укуны бетергән елны минем белән элемтәгә Сабалар чыкты һәм, җырлый торган кеше кирәк, дип чакырдылар. Шулай итеп кереп киттем.

КВНда акча түлиләрме?
Командировочный һәм җиңсәң – түлиләр.
Зур урыннар алганың бармы?
Әйе. Без финалга үттек, 3 нче урын алдык. Быел шулай ук финалда, декабрьдә финал була. Аллаһ бирсә, җиңәрбез, дип өметләнәбез.
«Татарлар эче катып көлсен өчен бик нык тырышырга кирәк»
Татарларга нинди юмор ошый?
Татарларны шаккатырырга бик авыр. Күбрәк КВНга яшьләр йөри, һәм яшьләргә яшьләрчә мәзәкләр кирәк. Трендлардан калышмый торган татарча мәзәкләр ошый. Төрле кешенең төрлечә. Бөтен тармактан җыярга тырышабыз. Татарлар эче катып көлсен өчен бик нык тырышырга кирәк.
Тамашачылар мәзәкләрдән көлмәскә дә мөмкин, бу – нинди хис тудыра?
Беренче чиратта, сүзләрен онытмасам ярар иде инде, дип борчыласың, әмма халык көлсә – канатланып, дәртләнеп китәсең.
«Балаларымны татарча сөйләшергә өйрәтәчәкмен»
Синең өчен татарлыкны саклау мөһимме?
Әлбәттә. Мин өйдә гаиләм белән татарча сөйләшәм һәм балаларымны да татарча сөйләшергә өйрәтәчәкмен, ләкин русча да белергә кирәк, дип саныйм.
Камалның яңа бинага күчеп, анда төпләнүләренә һәм Тинчурин театрының Камалның иске бинасына күчүенә ничек карыйсың?
Минем бер тапкыр да барып караган юк һәм ниндидер нәтиҗәләр ясый алмыйм.
Классик җырлар тыңлыйсыңмы?
Мин андый җырлар бик үк тыңламыйм. Әмма, Мирзаяновларның гаиләсен, җырларын яратам. Марат Яруллинны тыңлыйм.
Марат Яруллин белән дуэт җырлар идеңме?
– Җырлар идем. Язып караган юк. BABY Ti га язган идем, кызганыч, җавап бирмәде.
Татар китапларын укыйсыңмы?
Мәктәптә укыган вакытларда яратып укый идем. Хәзер күбрәк телефонда. Мин үзем язам, мәктәптә укыганда иншалар, хикәяләр, шигырьләр белән конкурсларда катнашырга ярата идем. Җырлар язгач, шул җырларны укып утыра алам. Әмма китап укыр идем, укыйсы килә!
Хәзер хикәяләр язасыңмы?
Юк.
Язу сәләтең булгач, үзең китап язырга теләр идеңме?
Олырак булгач, игътибарымны күбрәк шуңа юнәлтермен, бәлки. Әлегә – җыр гына. Өйдә шигырьләр папкасы бар, шигырьләр җыентыгы чыгарырлык инде.
«Ник иренеңне кабартмыйсың, дип бәйләнәләр»
Җыр булмаса, нәрсә белән шөгыльләнер идең?
Җыр булмаса, СММ белән шөгыльләнер идем. Миңа видеога төшерү, монтажлау ошый. Мин элек социаль челтәрләргә вайннар төшерә идем. Шул юнәлеш буенча китәр идем. Караулар да хәйран җыела иде. Авылда төшергән видеолар күбрәк ошый иде кешегә. Видеографка укыр идем.

Хейтка юлыкканың булдымы, истә калганы нинди?
Хейт булды. Миңа, ник иренеңне кабартмыйсың, дип бәйләнәләр. Җырым турында «моңсыз» дип язганнары бар. Һәр җырның үз тыңлаучысы бар, дип уйлыйм, минем җырларны әйбәт тыңлыйлар, димәк, кемгәдер ошый.
Үзеңнең битеңә берәр үзгәреш кертер идеңме?
Мин табигый матурлык өчен, ләкин барыбер иренне кабартыр идем.
Егетең бармы?
Анысы сер булып калсын.
Булачак тормыш иптәшең нинди булырга тиеш?
Минем һөнәремә аек карашлы. Эшне һәм шәхси тормышны аера белә торган кеше кирәк. Миңа рус яки татар булуы бик мөһим түгел, әмма гаиләмә мөһим. Аларга мөһим булгач – миңа да мөһим. Татар булгач – татар.
Әңгәмә өчен рәхмәт!