news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Дәфнә: «Кыю булырга кирәк, шыпырт кына утырган артистларны беркем ишетми»

Күптән түгел татар музыка дөньясында яңа исем яңгырый башлады – Дәфнә. Музыкаль мәйданчыкларда аның «Кыз» дигән җыры популярлашып китте, яшьләр теленә керде. Кем соң ул Дәфнә?

news_top
Яшь җырчы Дәфнә: «Кыю булырга кирәк, шыпырт кына утырган артистларны беркем ишетми»
Фото: Солтан Исхаков

«Дәфнә» тәхәллүсе минем үземнең идеяләремә тугры булуымны аңлата»

Дәфнә, чын исемегез ничек?

Минем чын исемем – Фәүзия Кадыйрова.

Ни өчен «Дәфнә» дигән тәхәллүс сайларга уйладыгыз?

Бу музыкаль проектны башлагач, мин аны урман, әкият белән бәйләргә теләгән идем. Дәфнә тәхәллүсе минем үземнең идеяләремә тугры булуымны аңлата.

Сез кайсы яклардан?

Үзем Казанда тудым, әмма әнием Әтнә районыннан, әтием Буа якларыннан. Әтием монда эшен башлаган, әнием дә Казанга университетка укырга кереп, монда яшәп калган. Мин монда тудым.

Кайда укыдыгыз?

Башлангыч белемне мин Мөштәри урамындагы 18 нче мәктәптә алдым. Аннары 96 нчы гимназиягә күчтем. Музыка мәктәбе турында әйткәндә, башта 3 ел тирәсе 14 нче музыка мәктәбендә укыдым һәм соңыннан 1 нче музыка мәктәбенә күчеп укып бетердем. Аннары КФУда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыдым.

«Мәскәүгә укырга киткәч, татар теле җитми башлады»

Белгәнемчә, сез башта рус телендә иҗат иткәнсез, ничек татарча җырларга кереп киттегез?

Миңа 15-16 яшь булганда мин инглиз телендә иҗат итә башладым, һәм бу – минем үземнең үсүем белән барды. Төрле телләр белән кызыксындым. Рус телендә иҗат итә башладым, чөнки тирә-ягымда рус теле өстенлек итте. Мәктәптә мин рус телендә укыдым. Минемчә, ул вакытта татар телендә медиа бик әз иде. Мәсәлән, «ТНВ» шикелле каналлар гына булды. Әмма соңрак, Мәскәүгә күчкәч, мин күбрәк иҗат иттем, күбрәк укыдым. Анда киткәч, татар теле җитми башлады, мин татар телемне сакларга теләдем, бу – минем өчен мөһим фикер булды. Балачак хатирәләре, әкиятләрне бер пазлга җыйдым.

Сез язган җырларыгызны публикага чыгара идегезме?

Иң беренче җырларымны мин чыгармадым, чөнки алар, дөресен әйткәндә, начар иде. Әмма, соңрак, 30-31 нче җырларымны чыгардым, бу – озын юл булды. Менә шул татар теленә күчкәндә. Ул күбрәк сагыну импульсыннан булды.

«Минем музыкаль стиль үзе килеп чыкты»

Үзегезнең музыкаль стильне ничек сайладыгыз?

Минем музыкаль стиль үзе килеп чыкты, һәм ул минем музыкаль зәвыгымның чагылышы булып тора, мин үзгәргәндә, минем стилем дә үзгәрә. Музыка минем күңелемнән тора.

Стилегезне ничек үстерәсез?

Төрле китаплар укып, күргәзмәләргә йөреп, фильмнар карап илһамланам, хисләнәм. Минемчә, эчтәге үзгәреш үсү белән бергә стилем үзгәрә ала һәм тагын да уникальрәк була.

Яңа җырлар язарга илһам каян аласыз?

Нигездә, дисциплина. Илһам килгәнне көтеп йөрмим, җырны язарга кирәк булганда, мин аны утырам да язам. Миңа төрле образлар, төрле сурәтләр килә. Гомумән, илһам турында әйткәндә, көн дәверендә мин кешеләрдән, аралашудан, үземнең хисләремнән илһамланам. Мин җыр язарга утырам да үземнең «заметкаларга» кереп карыйм һәм шул сурәтләрне җыр аша кешегә тапшырам.

Сезнең җырларга карата хейт бармы?

Әйе, бардыр. Һәрбер кешегә ошап бетеп булмый. Мин хейттан курыкмыйм. Ул, бер яктан, минем үсүемне һәм сыйфатны аңлата.

Кайсы җыр сезне популярлаштырды?

Иң беренче – «Йөзек» дигән җыр. Ул – Дәфнә проектында чыккан беренче татарча җыр. Күп тыңлаулар җыйды һәм минем социаль челтәрләрдә үсү импульсы бирде. Аннары, әлбәттә, ул – «Кыз» җыры, минем ул җырга зур өметләр юк иде, әмма ул кешеләргә ошады һәм күпләргә гимн буларак яңгырады.

«Кыз» җыры нәрсә турында?

Ул кыю булу, төрле авырлыклар алдында көчле булып калу һәм мәшәкатьләрдән курыкмау турында.

«Сәхнәдә мин үземне үзем итеп хис итәм»

Үзегезнең образ белән дөньяга нәрсә җиткерергә телисез?

Мин бу образ белән бернәрсә дә җиткермим кебек, бу – мин, һәм сәхнәдә мин үземне үзем итеп хис итәм. Мин үземне сәхнәдә үземнең образлар аша ача алам. Бу – минем хисләр чагылышы. Минем образ – кеше өчен эчке сиземләү үрнәге.

Кем сезнең музыкаль карьерагызга этәргеч ясады?

Иң беренче ул – минем әти-әнием һәм, әлбәттә, укытучыларым. Әти-әни һәрвакытта миңа ярдәм кулы суздылар һәм ышандылар. Дөрес укытучыларга эләгеп, мин тагын да үстем, музыканы яраттым. Скрипка укытучысы да, вокал укытучысы да искиткеч булды. Алар миңа бик булыштылар.

Тагын нинди уен коралларында уйныйсыз?

Иң яхшысы – скрипка, фортепиано һәм гитарада. Гитарада мин үзем уйнарга өйрәндем.

«Старт өчен, минемчә, 5000 сум да җитә»

Җыр чыгару өчен күп акча кирәкме?

Мәсәлән, музыка белән бәйләнмәгән кешене алыйк. Аның тавышы бар, образ буенча идеясе бар, һәм ул команда эзләп килә икән, бөтен продакшн, музыка, җыр язу, фотосессияләр белән бергә 150 000 сумга төшә ала. Әмма ансыз да үсеп китеп була, мин иң беренче җырларымны акустик гитара белән генә яздырдым. Студиягә 2000-3000 сум түләп башлаган идем. Аннары кирәкле кешеләр килә, һәм алар белән зур команда ясап, күбрәк җырлар язып була. Старт өчен, минемчә, 5000 сум да җитә. Фотоларны, промоны телефонга да төшереп була. Минем беренче җырларым нәкъ шулай чыкты.

Музыканы ташлыйм, дигән уйлар булдымы?

Булса, шул яшүсмер чорда. Миңа 13-14 яшь булганда, музыка мәктәбен ташларга теләгән идем, чөнки «переломный момент» булды. Яшүсмер вакыт – ул кешедә нәрсәдер ватыла торган чак. Шул вакытта, әйе, ташларга теләдем, бөтен нәрсәдән арып. Әмма ул – бер шундый фаза, аны ничек тә булса үтәргә кирәк.

Сәхнәгә чыгар алдыннан берәр традициягез бармы?

Традиция кебек әйбер юк, әмма мин үз-үзем белән генә калырга яратам: уйларым һәм хисләрем белән. Миңа сәхнәгә чыгарга әзер булыр өчен 3-5 минут кирәк.

«Мин көндәлек тормышта җыр тыңламыйм»

Көндәлек тормышта нинди җыр тыңлыйсыз?

Мин көндәлек тормышта җыр тыңламыйм. Бу – минем профдеформациядер, чөнки таксида, сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә ишеткәндә, ул минем өчен «кирәкмәгән гөрләү» кебек. Ул минем игътибарымны ала. Музыканы тыңлаганда, аңа «кереп китәргә» кирәк, музыканы тыңлаганда – мин музыканы тыңлыйм. Мәсәлән: аш пешергәндә – мин аш пешерәм, мин аны аерым эшләргә яратам. Музыка – минем өчен эш, шуңа күрә мин аны аерым эшлим. Аңа карамастан, минем яраткан җырчыларым бар. Аларның видеоларын карыйм, җырларын тыңлыйм. Менә, киенгәндә, кәеф күтәрелсен өчен, әйе, мин җырларны тыңлыйм.

Нинди җырчыларны тыңлыйсыз?

Күбрәк мин Европа, Америка җырларында үстем. Иң яратканнары: Холзи, Эддисон Рэй Истерлинг. Безнең Россиядә дә һәркөнне яңа исемнәр туа. Иң популяр һәм сәләтле кешеләр. Мәсәлән: Казахстанда да бер җырчыны тыңларга яратам – Dequine. Золото, Сиротки, минемчә, алар классикага әйләнә башладылар. Минем музыкаль зәвыгым бик төрле, мин кайдадыр җырны ишетсәм, үземнең плейлистыма кертәм дә тыңлыйм.

Татар җырчыларын тыңлыйсызмы?

Менә музыка мәктәбе миндә шул зәвыкны үстерде. Мин татар музыкасыннан классиканы тыңларга яратам, үзем скрипкада уйнаган классиканы: Рөстәм Яхин һ.б. Шул чор ошый һәм 70-80 нче еллар артистларын тыңлыйм.

Музыка белән шөгыльләнүдән тыш берәр хоббиегыз бармы?

Мин биергә бик яратам. Әмма хәзер вакыт тыгызрак, яраткан укытучым да Казаннан китте. Бу шөгылем паузада тора. Бию – сәхнәдә дә бик кирәкле әйбер.

Яшь җырчыларга иң беренче чиратта үсеп китү өчен нәрсә кирәк?

Тырыш булу. Үзеңнең стилеңне табу. Бу – иң мөһиме, һәм тагын актуаль, заманча булу белән үзенчәлекне табу, шул урында баланс табу. Моңа еллар да китә ала, айлар да китә ала, ул һәрбер кешедә төрлечә. Кыю булу кирәк, чөнки шыпырт кына утырган артистларның җырларын беркем дә ишетми. Бернәрсә дә килеп чыкмый, дигән уйлар була ала: бу – хата, чөнки һәрбер пост, релиз, комментарийлар язмышыңны үзгәртә ала.

Чыгыш ясаганда нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыкканы бар?

Бервакыт, сәхнәгә чыккач, мин 3 җыр җырларга тиеш идем. Әмма 2 нче җырны җырлаганда, сәхнә астында техперсонал кебек кешеләр «булды, җитте» дигән билге күрсәттеләр, бу – 3 нче җыр булмаячак, дигәнне аңлатты. Мин андый әйбер буласын көтмәдем, бик каты күңелсезләндем, чөнки иң яхшы җырны соңга калдырырга уйлаган идем. Ләкин киләсе елда шул ук чарада мин шул җыр белән үземнең плейлистымны ачтым.

«Хыялым күбрәк максатка әйләнде»

Иң зур хыялыгыз нинди?

Музыка турында әйткәндә, хыялым күбрәк максатка әйләнде, һәм, кечкенә адымнар белән, мин шул максатыма барам. Әйтергә куркам, чөнки безне нәрсә көтәсен беркем дә белми. Миңа планлаштырырга авыр, һәрвакыт авыр булды. Әмма үземнең шәхси хыялым – баланс табу. Менә соңгы 3-4 елда минем көннәрем, тормышым бераз хаоска әйләнде.

Хәзерге көндә татар эстрадасына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

Минемчә, һәр кеше үз урынында. Аларга да бөтенесе җитә, безгә дә. Эстрада һәм альтернатив сәхнә – алар төрле дөнья. Минемчә, безгә хәзерге көндә бөтенесе дә җитә, һәрбер кешенең үз эш урыны. Безнең милләтне үстерүче кешеләр бүгенге көндә бик күп, безнең вакытта шундый күп медиа, брендлар, музыка булмады. Бүгенге көндә инициативалы, милләтне үстерә торган кешеләр күп.

Татар эстрадасының өстенлекле яклары нәрсәдә?

Стабиль булуда дип саныйм. Мин аны бервакыт массмаркет белән чагыштырган идем. Кешене үпкәләтеп түгел, әмма ул чыннан да бит «базовый» музыкаль сурәтне кешегә бирә. Ул – айсберг кебек, татар милләтенең өсте, аны бөтен кеше дә күрә, аннары, аскарак төшкәндә, кызыклы аунтентик әйберләр табып була.

Сездән тагын нинди җырлар көтәргә?

Иң элек альбом чыгарырга әзерләнәм. Ә ноябрь һәм декабрьдә сингллар белән шатландырырга уйлыйм. Алар төрле булачак, төрле жанрда, образда. Мин яратканча «мультижанровый» булачак. Минемчә, ул текст һәм музыка ягыннан тагын да кыюрак булачак.

«Хыялым – «Усал» музыкаль группасы белән дуэт җырлау»

Ул альбомның исеме нинди булачак?

Мин аны табышмак белән генә әйтермен. Әлегә исемен әйтергә бик иртә, мин куркам. Ул – без көндәлек тормышта ашый торган ризык исеме.

Сез кем белән дуэт җырлар идегез?

Хыялым – «Усал» музыкаль группасы белән дуэт җырлау. Бу – минем өчен шундый экперименталь әйбер булачак дип уйлыйм. Әлегә мин аларга әйтмәдем.

20 елдан соң халык Дәфнә турында нәрсә әйтер дип уйлыйсыз?

Бервакыт мин дусларым белән шаярган идем шундый сүзләр белән. Бәлки, мин хәзерге бик сәер, примитив кебек тоелырмын. Мин белмим, чыннан да. Минем буын өчен бу – яңа сулыш символы булачак, дип уйлыйм.

Фәүзия, сөйгән кешегез бармы?

Ирем бар.

Кызларча бер сорау да бирим әле, ботокска ничек карыйсыз?

Миңа әле 23 яшь, һәм мин аны белмим. Кемгәдер ул килешә. Мин төрле хирургия, косметология ягыннан уколлар, инъекцияләргә тискәре карыйм. Биткә берни дә кертмәү, табигый матурлык белән картаю – минем өчен матуррак, сәламәтрәк күренә. Минемчә, матурлыкны саклау өчен, дөрес ашарга, сәламәтлекне карарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, генетика да зур роль уйный. Әниемнең бер инъекцияләре дә юк, аңа карап бик сокланам һәм мине дә шул ук киләчәк көтә, дип өметләнәм.

Рәхмәт бик зур!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар