Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы АлияНур: «Телне белмәүчеләргә татарча сүзләрне сленгка кертү теләге зур миндә»

«Интертат» «Фирүзә ∞» рубрикасын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Яшь җырчы АлияНур: «Телне белмәүчеләргә татарча сүзләрне сленгка кертү теләге зур миндә»
Фото: АлияНурның шәхси архивыннан

Соңгы елларда альтернатив башкаручыларның яңа буыны туды. «ДәртФест» , «Мин татарча сөйләшәм» фестивальләрендә катнашучы яшь альтернативщиклар белән аларның иҗаты, тормыш юлы турында әңгәмәләр тәкъдим итәчәкбез.

«Фирүзә ∞» – «Фирүзә – Чиксезлек» рубрикасының авторы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Фирүзә Гыйниятова.

Беренче кунагыбыз – АлияНур.

Абышева Алия Слава кызы 2002 елның 25 декабрендә Актаныш районы Мари-Суксу авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 4 бала - апасы Айгөл, Алия, энекәше Адель һәм кечкенә сеңлесе Адилә.
Алия ирекле рәвештә рус, инглиз телләрендә сөйләшә. Шуңа өстәп мари телен дә яхшы аңлый, хәтта марича җырлар да җырлаганы бар икән.
9 ел эчендә 5 тапкыр мәктәп алыштырган: 3 тапкыр үз теләге буенча, 2 тапкыр башка җиргә күчеп китү сәбәпле.
9 сыйныфны Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда бетерә, аннары Минзәлә медицина көллиятендә укый.

Алия турында кызыклы факт:
Шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, блогер һәм артист профессияләрен сайлый.

Кешегә сәләт нәселдән күчә диләр. Алия, синең гаиләңдә кемдер җырлыймы?

Әнием балачакта биюгә йөргән, әмма җырлавы турында бик белеп бетермим. Бертуган апам кечкенә чагында җырлый иде, тик анарга «колагыңа аю баскан» диделәр дә, ул җырлаудан туктады. Алай дисәләр дә, миңа апамның җырлавы ошый. Әниемне талантлы дип әйтә алам, чөнки ул хәзерге вакытта шигырьләр яза, җырлар яза, бәлки, мин аңа охшаганмындыр.

Әниең язган җырларны артистлардан кемнәр башкара?

Аның җырларын әлегә «АлияНур» дигән җырчы гына башкара (көлә). Мин әнием язган 2 җырны – «Ялгышлар» һәм «Күзләреңә карыйм» җырларын җырлыйм. Аларның сүзләре әниемнеке, ә көен мин үзем яздым. Мин иҗатта кайный башлагач кына, әниемнең дә шигырьләр язу сәләте бар икән ачыкланды.

Ә әниеңнең төп эше нинди?

Әнием эшләми. Ул – 4 бала карап үстерүче бөек хатын-кыз. Әнием миңа һәрчак терәк булып тора, гомумән, туганнарым да җырларымны тыңлап, югары бәя биреп торалар.

Туганнарың арасында тәнкыйтьләүчеләр, «анысын төзәт, монысын үзгәрт» диючеләр юкмы?

Алай диючеләр юк. Минем киләчәккә ышанып бетмәүчеләр: «Җыр нәрсә инде ул, җырлап йөреп гаилә төзеп буламыни инде ул?» – диючеләр генә очрый. Мин аларга каршы килмим, һәр кешенең үз фикере бар. Бәлки, чыннан да мин бу шөгылемне онытырмын, тик әлегә миндә мондый уйлар туган юк. Үзем алып барган эшләрне ташларга, онытырга җыенмыйм. Мин аларның сүзенә ышанмыйм, үз юлым белән бары алга барам.

«Тумыштан җырлый башладым»

Сәхнәгә тәүге адымнарыңны ничә яшьтә ясадың?

Кечкенә чактагы бер кызык вакыйганы сөйләп китәм. Бикбау – минем әбекәй белән бабакайның туган авылы, без анда сирәк кайтсак та, барыбер сагынып, яратып кайта идек. Миңа 3 яисә 5 яшь булганда, кибеткә кергәч, миннән: «Син ничә яшьтә җырлый башладың?» – дип сорагач, мин: «Тумыштан», – дип җавап биргәнмен.

Сәхнәгә мин 4-5 яшь тирәләрендә чыктым. Бу инде бер мавыгу гына иде ул вакытта, әниемнең: «Әйдә, «Йолдызлык»та катнаш, апаларың җырлаганда, син дә җырла», – дигәненнән башланып китте.

Син «АлияНур» буларак кайчан танылдың, нинди җыр белән?

Мин әлегә үземне танылдым дип әйтә алмыйм. Мин эстрада җырчысы түгел , миллионлаган тыңлаучыларым әлегә юк. Бары тик 112 мең тирәсе тыңлаучым гына бар, «Яндекс Музыка»да.

АлияНурның үзенең җырлары белән сәхнәгә менеп китүе «Күзләреңә карыйм» белән башланып китте.

Бу җырны әйбәт кабул иттеләрме?

Әйе, әлбәттә. Тик иң күп тыңланган җыр дип, әлеге җырны әйтмәс идем. Соңгы арада «Янам», «Даладан» җырлары АлияНур исемен бик яхшы гына күтәрделәр. Мин җырлар язганда, кешеләр бик тыңламый иде, тик «Даладан», «Янам» җырлары чыккач, тыңлаучылар саны артты. Бу бик тә сөендерә!

«Даладан» җырын Искан белән чыгардыгыз, тагын аның белән берлектә җырлар чыгарырга исәп юкмы?

Әлеге вакытта билгесез.

АлияНур һәм Искан «Даладан».

Ә гомумән, кемнәр белән дуэтлар яздырасың килә?

Белоруссиядән булган бер кеше белән, аның исемен әйтергә ярамый. Аннары Анет Сай белән, тик бу – әлегә хыял гына. Татар эстрадасыннан – Раил Арсланов, тик минем әлегә идеяләр юк, шуңа күрә мин аңар җырларга тәкъдим итә алмыйм. Ризалашырмы – белмим, тик аның белән эшләп карыйсы килә. ТатарБой белән… Ул инде – минем яраткан җырчым.

Туры мәгънәдә яраткан җырчың (көләм). Ә чыннан да, ник аның белән җырлар һаман юк?

Моның турында уйланганым да юк. Очрашып йөрибез бит инде, тик бергә җырлар язарга, чыгарырга әлегә башта уйлар юк. Ничектер тартмый… Гадәттә бит кеше белән нәрсәдер эшләүгә тартылу булырга тиеш, ә бездә җырлар язу планында тартылыш юк. Менә Ранис Гарипов белән уртак җыр әзерлибез.

«Кешеләргә татар теле белән рус теленең бергә, бер җырда яңгыравын тыңларга кызык...»

Репертуарыңда барлыгы ничә җыр бар? Иң күп тыңланганнары кайсы?

Барлыгы 10 җырым бар. Иң күп тыңланылганнарга килгәндә, Искан белән башкарган «Даладан» һәм үземнең «Янам» һәм «Кара песием» җырлары.

Платформаларда тыңлаучыларың санын еш карап торасыңмы?

Юк, карамый да идем. Соңгы айда тыңлаучылар саным 80 меңнән 112 меңгә кадәр артты. Һәм шуннан соң миңа кайсы җырымны кеше күп тыңлый башлады икәне кызык булып китте.

Репертуарыңны киңәйткәч, сольный концертлар белән йөрергә уйлыйсыңмы?

Әлбәттә, мин үз репертуарымны зурайту юнәлешендә эшлим, һаман бер үк җырларны җырлап йөреп булмый бит инде. Кемдер, хит булдырыр өчен, 200-300 җыр яза. Шуңа күрә миңа әле эшлисе дә эшлисе...

Рус җырлары да чыгара башладың. Аларны тыңлаучылар күбрәкме, яисә татарча җырларнымы?

Яңа чыккан «Далеко» җырын тыңлаучылар саны «Янам»ныкына якынайды. Кешеләргә татар теле белән рус теленең бергә, бер җырда яңгыравын тыңларга кызык. Казахстандагы җырлау форматын минем Татарстанга да кертәсем килә. Татар телен бөтенләй белмәүчеләр өчен шушындый җырлар белән кайбер татарча сүзләрне сленгка кертү теләге зур миндә. Ә болай әйткәндә, татарча җырларны тыңлаучылар күбрәк, чөнки мин башта ук туган телемдә иҗат итә башладым.

АлияНурның рус телендә яңа «Далеко» җыры.

«Медицина көллиятен тәмамладым да үземнең хыялым җырлау артыннан киттем»

Син 9нчы сыйныфны тәмамлагач, медицина өлкәсенә тартылгансың. Балачактан ук җырлап йөргәч, нигә берәр музыкаль көллияткә кермәдең?

Минем Алабуга шәһәрендәге мәдәният көллиятенә керү теләгем бар иде, чөнки әни дә үз вакытында анда укып чыгарга хыялланган, тик аның барып чыкмаган. 9нчы сыйныфка кадәр мин шунда керәм дип йөрдем. Имтихан бирергә өстәмә фәннәр сайларга вакыт җиткәч, әни миңа: «Биология сайла, аннары медицинага керерсең. Безнең гаиләгә бу өлкәдә эшләүчеләр кирәк», – диде. Шулай әни, апа белән киңәшләшеп, мин медицинага кереп киттем. Медицина көллиятен тәмамладым да үземнең хыялым – җырлау артыннан киттем.

Медицинаны ташлаганга үкенмисеңме?

Юк, үкенмим. Әлеге өлкәдәге белемнәр миңа киләчәктә кирәк булачак. Миңа «Медицинаны сайла!» дип киңәш биргән барлык туганнарыма рәхмәтләремне белдерәм, алайса алар миңа гел: «Нигә интервьюга барган саен безне начар дип сөйлисең?» – дияләр.

Ә хәзер, медицанадан киткәч, синең төп керемең җырлаудан киләме? Сиңа бу акча тормышка җитәме? Яисә тагын каядыр эшлисеңме?

Мин блогерлык сферасында «кайныйм». Төп акча кертә торган эшем – бу концертлардагы чыгышлар, алар әлегә минем сирәгрәк, ләкин җитәрлек. Блогерлыкка килгәндә, минем төрле платформаларда, социаль челтәрләрдә шәхси проектларым бар, мин алар белән эш итәм. Быел җәй көне үткән ел белән чагыштырганда чыгышлар күбрәк булды. Миңа тыңлаучыларыма җырларга бик ошый.

Син күбрәк клубларда чыгыш ясыйсыңмы?

Клубларда чыгышлар ясыйм, ләкин сирәк. Чөнки татар клублары Казанда да, Чаллыда да күп димәс идем. Тик, чакырсалар, мин рәхәтләнеп ризалашам.

Фестивальләрдә дә чыгыш ясыйсың, аларга сине кем чакыра? Ошыймы?

Фестивальләргә миңа юлны «Yummy music» лейблы продюсеры Ильяс абый Гафаров ачып җибәрде. Аңа аның өчен зур рәхмәт! Аннары «Инсайт люди» блогерлар продюсерлык үзәге белән эш алып бару миңа шулай ук фестивальләргә юл ачты. Анысы өчен безнең продюсер Әдилә Борһановага зур рәхмәт белдерәм! Фестивальләрдә чыгыш ясау миңа бик тә ошый. Аларның мохите үзенчә рәхәт! Тыңлаучыларыма зурдан-зур рәхмәт!

Синең Актаныштан Казанга күчеп килгәнеңә 1 ел булды. Казан ошыймы сиңа?

Казан – минем күңелемә яткан шәһәр. Мин монда үземне кирәкле урында дип хис итәм, миңа монда шундый рәхәт! Миңа беркая да Казанда рәхәт булган кебек рәхәт булганы юк. Казаннан соң хәтта яраткан Актанышымда да мин үземне шуның кадәр яхшы хис итмим.

Тик барыбер туган яклар сагындырадыр?

Әлбәттә, сагындыра, чөнки анда – минем әти-әнием, туганнарым. Апам Чаллыдан булганлыктан, мине бу шәһәр дә бик сагындыра. Әни әйтә инде: «Элек безнең өчен Казаннан кайткан кунаклар Америкадан кайткан шикелле иде. Ә бу бала атнаның 5 көнендә 5 тапкыр авылга кайта», – ди. Шуңа күрә мин хәтта сагынырга да җитешмим, чөнки мин авылга бик еш кайтам.

«Десерт»ка иң кызыклы сорау – кайчан кияүгә чыгасың?

Кияүгә чыгу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, минем кечкенә энем армия сафларында хезмәт итә, ул кайтканчы, мондый зур мәҗлесләр үткәрмәүне сорады (көлә). Икенчедән, йөргән егетем белән бер-беребезне тагын да яхшырак белеп бетерәсебез килә. Шуңа күрә ким дигәндә 2 ел кияүгә чыгарга исәбем юк. Алла боерса, барысы да алда.

«Мин кайчандыр ул халык җырларын җырлап йөреп туйдым...»

Татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлыйсың?

Татар эстрадасыннан төп 3 яраткан җырчым – Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин, Ришат Төхвәтуллин.

Синеңчә, Татарстанда альтернатив музыка ни дәрәҗәдә үсеш алган?

Казанга күчеп килгәнемә 1 ел гына, төгәл җавап та бирә алмыйм. Шунысын гына әйтә алам: альтернатив музыка тыңлаучылар саны елдан-ел арта. Бу, әлбәттә, безне бик сөендерә. Һәм, миңа калса, тыңлаучылар саны тагын да артачак.

Синең җырларыңа башка җырчылардан «отзывлар» киләме?

Артистлар белән алай якын аралашканым да юк. Тик 2 ел элек без «фатирник» үткәрдек, анда Илдус Садыйков килгән иде. Һәм ул минем иҗатыма карата бик күп матур сүзләр әйтте. Тик ниндидер бик популяр артистлар минем җырларым турында ниндидер шәп «отзывлар» әйтте дия алмыйм әлегә.

Нигә син татар халык җырларын башкармыйсың?

Мин үземнең иҗат юлын татарча каверлардан башлап җибәрдем, татар халык җырларын да, эстрада җырларын да башкара идем. Әле аннары без бер таныш тамада дустым белән туйларда да җырлап йөрдек. Сабантуйлар, туган көннәр – барысында да халык җырларын башкарганым булды. Тик хәзер минем үземнең җырларымны башкарасым килә. Мин кайчандыр ул халык җырларын җырлап йөреп туйдым. Тавышым да татар халык җырларын җырларлык куелмаган, шуңа күрә минем башкаруымда андый җырарны кабул итмәсләр дә төсле.

«Олы юлның тузаны» җырын белмәгәнлегең турында әйткәнсең, моңардан соң сиңа карата хейт булдымы?

«Карбыз Пати» да минем яныма бер ир-ат килеп, әлеге җырны беләсеңме дип сорады. Мин «белмим» дип җавап бирдем, ул миңа: «Ничек инде син татарча җырлап йөреп, бу җырны белмисең?» – диде. Бу тормышта барысын да белеп бетереп булмый шул...

Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Алия! Иҗатыңда зур уңышлар сиңа!

Фото: © «Татар – информ». Фирүзә Гыйниятова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100