news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Айзилә Вахитова әни булган

news_top
Яшь җырчы Айзилә Вахитова әни булган

Автор-башкаручы, популяр татарча җырларны фортепианода уйнап җырлаучы Айзилә Вахитова узган төндә тәүге тапкыр әни булган. Бу турыда ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Без искиткеч малайның әти-әниләре булдык, Аллага шөкер. Кадерле көтеп алган улыбыз, рәхим ит!» – дип, сөенече белән уртаклашкан яшь әни.

Виртуаль дуслары тарафыннан Айзиләгә аз гына вакыт аралыгында да бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән. Яшьләргә гаилә бәхете, сәламәтлек, бәләкәчләрен тигезлектә үстерүләрен теләгәннәр.

Бу теләкләргә без дә кушылабыз. Котлыйбыз, Айзилә!

Фото: Айзилә Вахитованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар