Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов: «Тормышка куелган олы максатым – дөньяда исем калдыру»

Соңгы араларда социаль челтәрләрдә Айбулат Гыйләҗетдинов җырлары күзгә чагыла башлады. «Интертат» яшь җырчы белән таныштыра.

news_top_970_100
Яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов: «Тормышка куелган олы максатым – дөньяда исем калдыру»

Айбулат, сез Татарстанда һәм Башкортстанда танылып килүче яшь җырчы. Сәхнәгә сез ничек килдегез?

–Мин Башкортстан Республикасының Илеш районы Тыпый авылында туып үстем. 1-4нче сыйныфларны мин туган авылымда укыдым, 4нче сыйныфтан 6нчыга кадәр Яркәйдә белем алдым, 6-9нчы сыйныфларны Уфаның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика интернат-гимназиясендә укыдым. 9нчы сыйныфтан соң исә Октябрь музыкаль көллиятенә укырга кердем.

Ни өчен нәкъ менә Октябрь музыка көллиятен сайладыгыз?

– Минем балачагымнан ук әлеге уку йортына укырга керү теләгем бар иде. Ник дигәндә, Татарстан һәм Башкортстан халкының игътибарын матур җырлары, көчле тавышлары белән яулап алган җырчыларыбыз – Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһировлар әлеге уку йортында белем алганнар. Минем өчен алар үрнәк булды, алар кебек буласым килде, шуңа бу көллияткә кердем.

Димәк, сез балачактан ук музыка белән кызыксына башлагансыз? Бу кызыксынуны әти-әниегез уяттымы?

– Әйе, мин кечкенә чактан ук җырлый башладым. Әтием миңа бәләкәй чакта «җырчы буласың», дип әйтте. Минем сәхнәгә чыгуымда аның роле бик зур. Әтием миңа 6-7 яшь булганда безнең авылдан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Яркәй авылына (район үзәгенә) һәр көн вокал дәресенә алып бара иде.

Һәр көн шул араны йөрү җиңел түгел бит, ничек түздегез? Вокалга йөргәндә «бу минеке түгел» дигән чакларыгыз булдымы?

– Андый вакытлар күп булды инде ул, барысын сөйләп кенә бетереп булмый. Эшне башлаганда һәрвакыт авыр була, түзәргә, сабыр итәргә кирәк. «Без булмаган җирдә генә яхшы» дип бер дә юкка гына әйтмиләр.

Вокалга йөргән вакытта нинди дә булса музыкаль коралда уйнарга өйрәндегезме?

– Әйе, курайда.

Әти-әниең синең музыка юнәлеше буенча үсүеңне теләгәннәр, алар да музыка юнәлеше буенча белгечләрме?

– Әтием музыка юнәлеше буенча махсус белгечлеккә укымаган булса да, ул яшь чагында туйларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый торган булган: җырлаган, баянда уйнаган, ягъни туйларны алып барган. Бүгенге көндә исә ул өйдә мал-туар тота, әнием авылда фельдшер булып эшли.

Гаиләдә сез бердәнбер баламы? Бертуганнарыгыз булса, алар нинди һөнәр ияләре? Шулай ук җырчылармы?

– Мин гаиләдә үзем генә түгел, 2 апам бар. Олы апам балалар бакчасында тәрбияче, бәләкәй апам укытучы булып эшли.

«Иҗат юлым «Эх сез, матур кызлар» җырыннан башланды»

Сез сәхнәгә ничәнче елны чыктыгыз?

– Октябрь музыкаль көллиятен тәмамлагач кына, продюсер белән контракт төзегәч, мин сәхнәгә чыга башладым. Әлеге контракт 1 ай элек төзелде.

Сезгә контракт төзергә кем тәкъдим итте?

– Мине артистлар үзләренең төркемнәренә чакыра башладылар, нинди артистлар икәнен әйтмим, сер булып калсын. Алар мине чакыргач, мин ризалашырга булдым.

Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуыгызны хәтерлисезме? Нинди җыр башкарган идегез?

– Әйе, беренче тапкыр чыгыш ясавым яхшы исемдә калган. Мин ул вакытта бөтен егетләр тарафыннан яратып башкарыла торган «Эх сез, матур кызлар» җырын чыгып җырлаган идем. Иҗат юлым шул җырдан башланды. Никтер мин чыгыш ясар алдыннан борчылмадым, бәлки, кечкенә булганга күрә, нәрсә булганын аңлап та бетермәгәнмендер.

Аңлашылды. Ә бүгенге көндә сез чыгыш ясар алдыннан борчыласызмы соң?

– Юк, бер дә борчылмыйм, каушамыйм.

Сез 13 ел дәвамында әлеге юнәлеш буенча нинди конкурсларда катнаштыгыз? Нинди җиңүләр яуладыгыз?

– 2015 елда «Сулпылар» Республика телевизион конкурсында гран-при белән бүләкләндем. 2021 елда IX башкорт һәм татар «Идел» милләтара җыр фестивале-конкурсында 1нче урынга лаек булдым. 2023 елда «Яңа татар җыры»нда, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә 3нче дәрәҗә лауреат булдым. Октябрьск шәһәрендә үткән XXII «Курай» Республика бәйрәмендә 1нче урын алдым.

Иң беренче җырыгыз кайчан чыкты, нинди темага багышладыгыз? Ул җырның исеме нинди?

– Иң беренче җырым «Тормыш» (Ирек Габрахманов көе һәм сүзләре) дип атала, ул 2022 елны чыкты. Әлеге теманы сайлавымның сәбәбе шунда: тормыш турында җырлар миңа әз кебек тоелды, ә минем мәгънәле җырларны халык арасына кертәсе килә иде, шуңа әлеге темага тукталдым.

Сезнең әниегезгә багышланган берничә җырыгыз бар, әтиегезгә багышланган җыр чыгачакмы? Гомумән, тамашачыларга нинди җырларны көтәргә?

– Әйе, Алла бирсә, әти турында да җыр булачак. Гомумән алганда, минем репертуарымда тиздән мәхәббәт турында берничә җыр чыгарга тиеш.

«Кешенең тышкы матурлыгы түгел, эчке матурлыгы кирәк»

Мәхәббәт темасына да кагылдык. Сезнең белән танышырга теләүче кызлар күптер, шуңа мондый сорау: сезнең сөйгән ярыгыз нинди булырга тиеш?

– Иң мөһиме тәртипле, гаилә учагын саклап тора ала торган, әйбәт холыклы кеше булсын. Ә тышкы кыяфәткә мин зур игътибар бирмим, минем өчен кешенең күңеле мөһимрәк.

Клипларыгызда төшүче кыз тамашачылар арасында сорау уятты, социаль челтәрләрдә сезнең кайчан өйләнешүегез турында сорап язалар. Моның турында нәрсә дип әйтерсез?

– Әйе, әлеге кыз минем 2 клибымда төште. Күбесе безне егет белән кыз дип уйлыйлар, без моңардан көләбез генә, чөнки чынында алай түгел, без дуслар гына.

«Татар-башкорт телен аермыйм, 2 телдә дә җырлыйм»

Белгәнемчә, сезнең әтиегез башкорт, әниегез татар. Сез башкортча сөйләшә беләсезме? Җырларын җырлыйсызмы?

– Әйе, мин 2 милләтле гаиләдән. Мин 2 телдә дә җырлыйм, телләрне аермыйм. Тик социаль челтәрләрдә минем башкортча җырларым әлегә юк, әмма алар тиздән чыга башлый.

Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез, татарчамы, башкортчамы?

– Ике телдә дә сөйләшәбез.

Татар-башкорт һәм рус эстрадасыннан нинди җырчылар белән сәхнәдә дуэт итеп җырларга теләр идегез?

– Татар-башкорт эстрадасыннан Филүс Каһиров, ә рус эстрадасыннан Олег Газманов белән җырларга телим.

Сезнең идеалыгыз бармы? Ни өчен сез аны үзегез өчен идеал дип табасыз?

– Әйе, минем идеалым футболист – Криштиану Роналду. Ул бөтен әйберне дә үз көчен куеп тапкан, шуңа мин аннан үрнәк алырга тырышам.

5 елдан соң, 10 елдан соң киләчәгегезне ничек күзаллыйсыз?

– Мин үземне сәхнәдә күрәм.

Җырлаудан кала, яраткан шөгыльләрегез бармы? Ниндиләр?

– Әйе, мин балык тотарга, авылга кайткач, егетләр белән футбол уйнарга яратам.

«Олы максатым – ул дөньяда исемемне калдыру»

Бу тормышка куелган иң зур максатыгыз ул нәрсә? Тормышның мәгънәсе сезнеңчә нәрсәдә?

– Иң олы максатым – ул дөньяда исемемне калдыру. Тормыш мәгънәсе, минемчә, гаилә корып, үз балаларыңны аякка бастыру, әти-әниләргә ярдәм итү.

Сез 20 яшегездә инде Татарстанга, Башкортстанга яшь, тик бик сәләтле җырчы буларак танылдыгыз, ә менә музыка юнәлеше буенча укырга теләгән кешеләргә, әлеге юлның башында гына торучыларга нинди теләкләр әйтер идегез?

– Яшь җырчыларга курыкмаска, күп итеп тырышырга, бирешмәскә, ялкаулыкны белмәскә киңәш итәр идем. Безнең татар халкында электән үк килгән бер матур әйтемебез бар: тырышкан табар, ташка кадак кагар. Барысы да кешенең үзеннән тора, моны онытмаска кирәк.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Молодец, Айбулат, унышлар телим!!!
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Шэп бик талантлы жырчы! Тавышы да, жырлары да нык матур. Алдагы юлларда унышлар телэем дустым!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100