Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ярымлык баланың үңәченә 4 см озынлыктагы сөяк кадалган

news_top_970_100

Новороссийск шәһәре хастаханәсе табиблары 1,5 яшьлек баланың үңәченә кереп киткән сөякне алганнар. Ул 4 см озынлыкта булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала тамагы авыртуга зарлана, сулыш алуы кыенлаша, ул ашый алмый. Баланың аш ашаганда тавык сөяге йотуы ачыклана.

«Баланы хирург һәм ЛОР-табиб карады, рентген ясадылар. Ләкин чит предмет табылмады. Шуннан соң табиблар ашкайнату трактын эндоскоп белән карады», – дигәннәр хастаханәдә.

Эндоскоп белән карагач кына, үңәчтә тавык сөяге булуы ачыклана.

Табиблар сүзләренчә, ашкайнату көпшәсендә тыгылып калган чит предметлар яки азык кисәге лайлалы тышчада некроз барлыкка китерергә, буылу китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа күрә бу балага операция ясарга булалар. Алар гомуми наркоз ясый һәм баланың үңәченнән сөякне ала. 

Хәзер баланың хәле яхшы, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Табиблар әти-әниләргә балаларына карата игътибарлы булырга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100