Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатынны авылдашы кыйнаган һәм тере килеш кар кабергә күмеп калдырган

news_top_970_100
Яшь хатынны авылдашы кыйнаган һәм тере килеш кар кабергә күмеп калдырган
"Татар-информ" архивы

22 декабрь төнендә Новосибирск өлкәсендә 44 яшьлек ир-ат 34 яшьлек таныш хатынын вәхшиләрчә кыйный һәм, кардан кабер ясап, күмеп куя. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Поповка авылында терлекчелек фермасы тирәсендә була. 

22 декабрь төнендә Оксана белән Федор хәмер эчеп утыра. Аннары алар талаша башлый, ир-ат хатынны кыйнарга тотына. Хатын аңын югалта, ләкин авылдашы аны кыйнавын дәвам итә.

Шуннан соң Федор Оксананы яшерергә була – ул хатынны кар белән күмеп куя һәм өстенә ботаклар тезә.

Кар кабер аермачык күренеп торганга, аңа бригадир игътибар итә. 

Оксананы кардан казып алалар, аның башы имгәнгән, куллары өшегән. Ул «үзем егылдым» дип алдамакчы була. Аннары Федор тоткарлана. Терлекче булып эшләүче ир-ат танышын кыйнавын үзе сөйләп бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100