Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын әнисен тере килеш җиргә күмеп куйган

news_top_970_100
Яшь хатын әнисен тере килеш җиргә күмеп куйган
"Татар-информ" архивы

Волгоград өлкәсендә яшәүче хатынны үз әнисен тереләй җиргә күмеп куйган өчен хөкем иткәннәр. Ул 8 ел төрмәдә утырачак. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Җинаятьче хатын анасына чүкеч белән суга, буа һәм әле үлмәгән килеш чокырга ыргытып, күмеп куя.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, быел июньдә Ольховка авылында 52 яшьлек хатын исерек кызы белән талаша. Кыз чүкеч ала һәм анасының башына берничә тапкыр суга.

Тикшерү версиясе буенча, шуннан соң яшь хатын анасын буа, олы хатын аңын югалта. Яшь хатын анасын ишегалдына алып чыга, чокырга ыргыта һәм күмә.

Экспертлар ачыклаганча, әни кеше «сулыш юлларына туфрак эләгү сәбәпле механик асфиксиядән үлә».

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

«Суд карары буенча, гаепле хатынга 8 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә. Ул бу вакытны гомуми режимлы колониядә уздырачак», – диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 декабрь 2022
    Исемсез
    Нишлэп 8 ел гына?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100