Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын 13 яшьлек малайга үлгәнче аракы эчерткән

news_top_970_100
Яшь хатын 13 яшьлек малайга үлгәнче аракы эчерткән
pixabay.com

Воронеж өлкәсендә яшәүче яшь хатын-кыз 13 яшьлек малайга спиртлы эчемлекләр эчертү һәм аны үлем хәленә җиткерүдә гаепләнә.

Воронеж өлкәсендә тикшерүчеләр 22 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Хатын-кыз балигъ булмаган баланы спиртлы эчемлекләр эчәргә мәҗбүр иткән һәм яшүсмернең исерек килеш өенә ничек кайтып җитүе белән кызыксынмаган. Бу хакта "Московский комсомолец" сайты яза. 

Җинаять эше материалларында язылганча, 2022 елның 1 февралендә 13 яшьлек малай туганнарына кунакка килгән. Шунда ук гаепләнүче хатын да була. Ул яшүсмергә белән спиртлы эчемлек эчәргә тәкъдим итә һәм малай ризалаша. Өенә кайтырга җыенганда малай нык исергән була инде. Үсмернең шушындый хәлдә булуын күреп, хатын аны туктатырга яки өенә кадәр озатырга уйламый, соң булуга да карамастан, аның үзен генә кайтарып җибәрә. Салкында һәм караңгыда малай өенә юлны таба алмаган. Иртән аны туганнары өеннән ерак түгел үле килеш табып ала. Суд-медицина экспертизасы ачыклаганча, ул этил спирты белән агуланган.

Тикшерү ачыклаганча, малайның спиртлы эчемлекләр эчүе беренче тапкыр гына булмаган. Башта гаепләнүче хатын-кызны саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләгәннәр. Тупланган дәлилләр, шаһитлар күрсәтмәләре бу маддәне үзгәртергә мөмкинлек биргән. Хәзер хатын-кыз балигъ булмаган баланы даими рәвештә спиртлы эчемлекләр эчәргә җәлеп итү һәм аны куркыныч янаган хәлдә үзен генә калдыруда гаепләнә.

Тикшерү вакытында хатын-кыз үз гаебен таныган. Җинаять эше судта карау өчен әзер. 

 

Фото: © Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100