news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь укытучыны «Кореянең танылган башкаручысы» алдаган

news_top

Уфада яшәүче 28 яшьлек укытучыны Кореяның «Exo» төркемендәге 33 яшьлек Бэкхен исемен кулланып алдаганнар. 18 февральдә кызга җырчы исеменнән хат килеп төшә. «Baza» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, ир-ат кызга үзенең фанатлары белән якыннанрак аралашырга теләвен һәм нәкъ менә аны сайлавын әйтә. Корея төркеме фанаты буларак, укытучы бик шатлана. Алар тыелган социаль челтәрдә озак аралашалар, ә аннары сөйләшүләрен мессенджерда дәвам итәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ялган җырчы Уфа укытучысына алтын бизәнү әйберләре, кыйммәтле телефон һәм колакчыннар җибәрергә вәгъдә итә. Кыз шатланып ризалаша, ләкин март аенда ук «курьер хезмәте»ннән таможня җыемнары өчен 250 мең сумнан артык түләү таләп ителгән хат килә. 34 мең сум хезмәт хакына эшләүче укытучы, акча табып, тиешле хисапка күчерә.

Соңрак «курьер хезмәте» «посылка тоткарлана» дигән хәбәр җибәрә һәм, аны саклау өчен, тагын 53,6 мең сум таләп итә. Кыз тагын ышана һәм түли, ләкин банк операцияне туктатып кала. Аннан соң ул берничә хисап аша азрак суммалар белән акчаны күчереп бетерә.

Шуннан соң «җырчы» җавап бирми башлый. Хәзер укытучы үзен алдаганнар дип саный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар