news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь укытучыларга ярдәм иткән педагог-остазларга өстәмә түләү билгеләргә җыеналар

news_top

«Гадел Россия» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары яшь укытучыларга ярдәм иткән педагог-остазларга ай саен окладларының 50 проценты күләмендә өстәмә түләү билгеләргә тәкъдим итә. Шул турыдагы закон проектын парламент палатасына кертәчәкләр. Документ РИА Новости карамагында бар.

«Тәкъдим ителә торган закон проекты яшь коллегаларына ярдәм итәргә һәм профессиональ яктан формалашу өчен җаваплылыкны үзенә алырга әзер булган тәҗрибәле педагоглар өчен көчле матди стимул булдыруга юнәлдерелгән», – дип хәбәр ителә проектка аңлатма язуында.

Проектта остазга өстәмә түләү билгеләү күздә тотыла, һәм ул хезмәт хакының кимендә 50 процентын тәшкил итәргә тиеш, диелә.

Миронов билгеләп үткәнчә, мәгариф системасы проблемаларының берсе – кадрлар «алмашыну», һәм ул күбрәк яшь белгечләргә хас.

«Эксперт бәяләмәләре буенча, бүгенге көндә Россиядә мәктәп укытучыларының уртача яше 45-46 яшь тәшкил итә. Укытучыларның 21 процентына 52-58 яшь, якынча өчтән бере – пенсионерлар», – дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар