news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь укытучы Зөһрә Габдуллина: «Баеп була, эшләргә генә кирәк»

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Татар теле әдәбияты, журналистика» юнәлешендә 2 курста укучы Руфинә Гарифуллинаның беренче интервьюсын тәкъдим итәбез.

news_top
Яшь укытучы Зөһрә Габдуллина: «Баеп була, эшләргә генә кирәк»
Фото: Зөһрә Габдуллинаның шәхси архивыннан

Һәр кешенең тормышында мәктәп мөһим урын алып тора. Ничә еллар буена мәктәп диварларында үткәргән вакытлар онытылмый. Ул хатирәләр һәр кешенең күңелен җылытып тора. Әлеге хатирәләрне тудыруда укытучыларның өлеше зур.

Яшь укытучы Зөһрә Разит кызы Габдуллина бала чагында бу һөнәр турында хыялланмаса да, бүген ул – 3 еллык тәҗрибәсе булган мөгаллим, Казанның 188 нче лицеенда 3 «К» сыйныфы укучыларын җитәкләп баручы. Үз эше белән янып яшәүче Балтач кызы, укытучы Зөһрә Габдуллина белән таныштырабыз.

«Балачакта икътисадчы буласым килгән иде»

Хәерле көннәр, Зөһрә Разитовна. Әңгәмәбезне үткәннәрне искә алу белән башлап җибәрик әле. Укытучы һөнәрен ничек сайладыгыз?

Балачакта икътисадчы буласым килгән иде. Тик әнием бу теләгемә каршы чыкты. Укып чыккач, эш булмас, дип уйлады. Миңа бу фикер белән килешергә туры килде. Соңрак, киләчәктә кайсы һөнәр иясе булырга теләвем турында бик озак уйландым. Хәтта 9 сыйныфтан соң да китмәдем. Ниһаять, 10 сыйныф тәмамлагач, төпле бер фикергә килдем. Киләчәктә үземне тәрбияче итеп күрәсем килде. Бу вакытта әле, мәктәптә укытучы булу авыр, дип саный идем. Әти-әнием белән уйлашкач, кечкенә балаларны карау бик тә авыр булыр, дип санадык. Шуңа күрә әлеге һөнәргә охшаш булган укытучылык эше белән үземнең тормышымны бәйләргә булдым. Практикада үземне сынап карагач, мәктәп балалары белән эшләү миңа, чыннан да, ошады. Һәм бүгенге көндә дә әлеге юлны сайлавыма һич тә үкенмим.

Нәселдә, сездән кала, тагын мөгаллимнәр бармы?

Әниемнең укытучы буласы килгән. Тик ул әлеге теләген чынга ашыра алмаган. Ул үз хыялын минем аша чынга ашырды. Нәселебездә укытучылар буынын мин башлап җибәрдем, дип әйтсәм дә, ялгышмамдыр. Тик киләчәктә балаларымның укытучы булуын мин бер дә теләмәс идем (көлә).

«1 сентябрь – җиңел көн, ә менә 2 сентябрь...»

Бүгенге көндә ничәнче сыйныфлар белән эшлисез? Бер сыйныфта ничә бала укый?

Быел мин 3 «К» сыйныфын җитәклим. Сыйныфта барлыгы 29 укучы. Шуларның берсе өйдән укый, тик шулай да ул безнең сыйныфның укучысы булып санала.

Бу елны 1 сентябрьгә ничек әзерләндегез? Ул көнне көтеп алдыгызмы?

Җәй буе лагерьда балалар белән булдым. Ял җитмәгәнгә, гариза язып, үз хисабыма ял көннәрен озынайтырга да туры килде. Әзерләнмичә дә булмый, сыйныф бүлмәсен бизәп, укучыларны каршы алырга кирәк. 1 сентябрь – җиңел көн, ә менә 2 сентябрь... Ул көн исә күпкә авыррак.

Анысы шулай... Ә балалар белән эшләүның авыр ягы бармы?

Сыйныф җитәкчесе буларак, шәхсән миңа балалар белән эшләү җиңел, уртак тел табу авыр түгел. Әти-әниләр белән дә нәкъ шулай. Кайбер вакытларда гына аңлашылмаучанлыклар чыгарга мөмкин, тик алар бик сирәк була.

Әти-әниләр турында сүз киткәч, сорыйм әле: алар сезне ничек кабул итә?

Яшь укытучы булуыма карамастан, әти-әниләр беренче көннән үк җитди кабул иттеләр. Барысы да миңа «Сез» һәм «Зөһрә Разитовна» дип эндәшә.

Әти-әниләр белән аралашу авырмы?

Аларның күбесе белән татарча аралашабыз. Кайбер әти-әниләр белән уртак тел табу авыр вакытлар да булгалый, әмма алар белән үзара мөнәсәбәтләребез барыбер яхшы.

«Документлар белән эшләү – иң авыры, чөнки аның күләме чиксез»

Кабат мәктәп тормышына күз салыйк. Хәзер зуррак балалар турында сөйләшик. Өлкәнрәк сыйныф укучыларын укытырга теләгегез бармы?

Юк. Сәбәбе дә гади – яшь булганга. Мине җитди кабул итмәячәкләр, дип уйлыйм.

Шулай да, язмышыгызда кискен борылыш булып, өлкән сыйныф укучыларын укытырга туры килсә, нинди фәнне укытырга теләр идегез?

Математиканы укытыр идем.

Шәп! Үзенә күрә авыр һәм мавыктыргыч фән. Ә укытучы эшенең иң авыр ягы нәрсәдә?

Документация һәм кәгазь эше, дип уйлыйм. Дәресләр тәмамлангач, дәфтәрләр тикшерү, документлар белән эшләү – иң авыры, чөнки аның күләме чиксез.

Мәктәп тормышы кәгазьдә генә түгел, ә интернет киңлегендә дә чагыла. МАХ кушымтасына күчергә өлгердегезме әле?

Юк, әлегә күченү турында сүз булмады. Эш буенча барлык чатлар «Сферум» кушымтасында. Тик мин шәхсән үзем өчен аны йөкләдем. Миңа калса, бик тә уңайлы кушымта.

«Билгеле бер кысалардан чыгып, ирекле кеше булып яшисе килә»

Сезне, укытучы эшеннән кала, башка чараларга да җәлеп итәләрме? Бәлки, укытучылар хоры мәктәптә эшләп килә торгандыр? Гомумән, әлеге яктан йөкләнеш бармы?

Мәҗбүриләп катнаштырмыйлар. Һәрбер укытучы үзе катнашырга теләк белдерә ала. Чараларны күбрәк балалар оештыра. Алар, үзләре әзерләнеп, 8 Март яисә Укытучылар көнен үткәрә алалар. Гадәттә, концерт яки квест әзерлиләр. Мәсәлән, Белем көнендә кайбер укытучылар бәйрәм оештыруда ярдәм итәргә үзләре теләк белдерде.

Укытучы мәктәптән соң да укытучы булып каламы? Нинди дә булса кысалар бармы?

Әлбәттә, кысалар бар. Мәсәлән, ачык киемнәр киеп йөрмәскә, исерткеч эчемлекләр кибетенә кермәскә һ.б. Хәмер сатыла торган билгеле кибет челтәрендә бәяләр арзанрак. Тик бу кибеткә су алырга керергә дә куркып яшим, чөнки сыйныфымның әти-әниләре күрсә, дөрес аңламаска мөмкин. Купальниктан фото-видеолар кую белән дә шул ук хәл.

Ә социаль челтәрләрдә шәхси тормышны алып барган өчен укытучыларга карата тәнкыйть булу – нормаль күренешме?

Юк. Укытучылар – пешекче яисә табиб кебек гади кешеләр. Алар арасында да танылганнары бар, тик андый кысаларда берсе дә яшәми. Шуны әйтәсем килә: укытучыларның максаты – балаларга интернет киңлекләрендә үрнәк күрсәтү түгел. Икенче яктан карасаң, алар безне карамыйлар да, күрмиләр дә. Билгеле бер кысалардан чыгып, ирекле кеше булып яшисе килә.

Ничек уйлыйсыз, укытучыга бүгенге көндә хөрмәт бармы?

Элек хөрмәт күбрәк булгандыр, дип уйлыйм. Хәзер ул кадәр үк түгел. Укучылар һәм әти-әниләр арасында әрсезләре бар. Башлангыч сыйныфларда балаларны тыеп була әле, ә 5-6 сыйныфтагы үсмерләр белән эшләү күпкә авыррак. Күп укытучылар бу фикер белән килешер, дип уйлыйм.

Димәк, укучыларны тыңлату авыр?

Беренче сыйныф белән өченчене чагыштырганда, беренчеләрне тыңлату күпкә авыррак. Алар әлегә бер-берсен һәм мәктәпне дә тулысынча өнәп һәм аңлап бетермиләр. Ә икенче һәм өченче сыйныфлар белән уртак тел табу күпкә җиңелрәк.

«Баю өчен эшләргә генә кирәк»

Әлеге һөнәрнең барлык авырлыкларын исәпкә алып, киләсе сорауга фикерегез белән бүлешегез әле. Укытучы булып баеп буламы?

Була. Баю өчен эшләргә генә кирәк. Узган елны ике сыйныфның җитәкчесе булдым, хезмәт хакы да әйбәт иде. Бу елны да үземә күбрәк йөкләнеш алырга теләгән идем, тик миңа «өченчеләремне» генә бирделәр. Теләгең булса, эшләп була.

Яшь укытучыларның аяк киеме үкчәсе биегрәк була. Тик ул елдан-ел кыскара бара. Бу – нәрсә белән бәйле?

Безнең барлык яшь укытучылар да үкчәле туфлидә йөри, дип әйтмим. Күбрәк бәйрәмнәрдә киелә инде ул. Коллективта төрле яшьтәге укытучылар бар. Тик шулай да яшь укытучыларның өлкәнрәкләрдән күп тапкыр үзләренә карата «комплиментлар» һәм мактау сүзләре ишеткәне бар. Миңа да бу бәхет тәтеде. Алар еш кына үзләренең яшь чаклары турында сөйлиләр, хәзерге заман белән үткәнне чагыштыралар. Хәзер үз-үзебезне матур итеп күрсәтеп яши алуыбызга алар сөенә, чөнки, аларның сүзләренчә, элегрәк андый мөмкинлек булмаган.

Киләчәктә дә укытучы һөнәрен дәвам итәргә телисезме?

Әйе. Тик әйдаманнарның хезмәт хакы югарырак булса, мин ел буе әйдаман булыр идем, чөнки җиңелрәк тә, әти-әниләр белән дә эшлисе юк.

Киләчәктә укытучы булырга уйлаган яшьләргә нәрсә әйтергә теләр идегез?

Иң беренче чиратта, укуыгызны тәмамлагач, үзегезнең сәләтләрегезне ачарга ярдәм итә торган, барлык мөмкинлекләр тудырылган һәм коллективы бердәм булган мәктәпне сайлагыз. Икенчедән, интерактив әйберләргә игътибар итегез, чөнки ул дәресне кызыграк итәргә ярдәм итә. Өченчедән, дустыгыз белән бер мәктәпкә килсәгез, бергәләп, яңа җиргә өйрәнергә күпкә җиңелрәк булачак. Мин үзем дә бирегә дус кызым белән укытырга килдем. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: әлеге фикер – яңа җиргә ияләшү өчен менә дигән ысул!

Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Фотоларны «Интертат»ка Зөһрә Габдуллина тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар