Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь укытучы Илсөя Сафиуллина белән җәһәт әңгәмә: «Гиперактив балага күбрәк эш бирәбез»

Илсөя Сафиуллина Казанның 159нчы лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Яңа уку елына әзерлек кызган мәлдә аның белән тиз генә әңгәмә корып алдык.

news_top_970_100
Яшь укытучы Илсөя Сафиуллина белән җәһәт әңгәмә: «Гиперактив балага күбрәк эш бирәбез»
Ралинә Сәлимова

Илсөя, ни өчен укытучы һөнәрен сайларга булдың?

Мин Тәтеш районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыдым. Мине укыткан укытучыларыма мин бик тә рәхмәтле. Алар мине укытучы һөнәренә гашыйк итте. Өстәвенә, мин бик тә балалар яратам.

Укучының соравына җавапны үзең дә белмәсәң, нишләргә кирәк?

Балалар гади сораулар бирәләр. Башлангыч сыйныф укучысың соравына җавап бирүе авыр түгел.

Нинди шпаргалкаларны сизми каласыз?

Укытучы һәр хәрәкәтне сизә. Ләкин без кайвакытта күрмәмешкә салышырга да мөмкинбез. Гадәттә, кечкенә балалар шпаргалка да кулланмый.

Әти-әниләр җыелышы күңелле чарамы?

Әлбәттә, күңелле (көлә). Куркыта да, әлбәттә. Башта җыелыш алдыннан куркасың, чөнки син аларны белмисең, беренче тапкыр күрәсең. Аннары тора-бара ияләшәсең.

Мәктәптә укыганда, укытучылар еш кабатлый иде: кыңгырау шалтырау – ул укучы өчен түгел, ә укытучы өчен, дип. Син дә үз укучыларыңа шулай дисеңме?

Әйе, бу сүзләрне без дә кулланабыз. Кыңгырау шалтырау – ул дөрестән дә укытучылар өчен. Безгә балаларга алдан әйтеп куябыз: «Укытучы, бетте, дигәч кенә, дәрес бетә». Алайса балаларга гел чыгып китәргә кирәк бит.

Балалар бөтенесе дә бертөрле генә булмый. Гиперактив балаларны ничек тынычландырырга?

Башлангыч сыйныфта балаларның күбесе гиперактив. Алар кечкенә, үзләрен ничек тотарга белмиләр. Шуңа күрә, алар гел чабып йөри, һаман йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк аларга. Хәтта дәрес вакытында басып, йөрергә дә мөмкиннәр. Үскәч, барыбер тынычланалар инде алар. Гиперактив баланы тынычландырыр өчен, без аларга күбрәк эш бирәбез. Алар әле өстәмә эшләрне дә тиз эшлиләр.

Башка балалар гиперактив балаларга белән нинди мөнәсәбәттә?

Минем сыйныфта балалар бик дус. Гиперактив та, тыныч балалар да бер-берсе белән аралаша, Аллага шөкер.

Кинәт кенә башланган контроль эшне укучылар ничек кабул итә?

Әлбәттә куркыныч инде. Тик башлангыч сыйныфларда алар бик әз. Беренче сыйныфта бигрәк тә. Без балаларны контроль эшнең җитди әйбер икәненә әзерлибез. «Контроль эшкә җиңел карарга ярамый!» – дибез. Мөстәкыйль һәм контроль эшләр игътибарлылык, җитди караш таләп итә.

Ата-аналар төнлә белән сиңа еш язамы?

Язалар. Мин аларга җавап бирергә тырышам. Алар үзләре дә кич белән генә эштән кайтканын аңлыйм. Аларның эштән соң гына сораулары туарга мөмкин.

Синең һөнәреңдә нәрсә ачуны чыгара?

Андый ачуны чыгара торган әйберләр юк та инде. Яшьләр хәзер ошамаган җирдә эшләми бит!

Илсөя, укытучы булып авылга кайтыр идеңме?

Башта уем бар иде. «Укуны тәмамлаганнан соң, авылга кайтып китәм!» – дип тә йөрдем. Тыныч кына, әти-әниләр янында эшлим, минәйтәм. Аннары Казан мәктәбенә укытучы буларак кергәч, бөтен нәрсә башка икәненә инандым. Үзем авыл мәктәбендә укыгач, кеше җитми иде. Ә монда балалар да күп, кызыграк та. Сыйныфымда 29 бала минем!

Коллегалар белән мөнәсәбәтләр нинди?

Эшкә урнашканда, бергә укыган кызлар белән без бергә кердек. Шуңа гел бергә йөрибез. Берәр нәрсә кирәк булса, эш буенча киңәш кирәк булса, тәҗрибәлерәк укытучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.

Яшь укытучыларга нинди льготалар каралган?

«Льготалар күп каралган», – дип әйтәләр, әлбәттә. Без аларны әлегә сизмибез дә, кулланмыйбыз да. Безгә әлегә кирәкми. «Фатир алырга була, санаторийларга путевкалар бар», – дип әйтәләр.

Яшьләргә укытучы эшен тәкъдим итәр идеңме?

Монда күбрәк балаларны яратасыңмы-юкмы, шуннан тора. Шәхсән мине балаларны ярату эшкә тартты. Иртә белән уянам да, мәктәптә мине укучыларым көткәнен аңлыйм. Сыйныфка кергәч, балалар каршыма йөгереп килә. «Илсөя Раушановна!» – дип кочаклыйлар. Отпускта булганда да аларны сагынам. Лагерьдә эшләп алган идем. Балалар сагынган шул арада мине. Гел башымнан чыкмый: «Ә ничек анда минем балалар? Кем анда аларны укыта? Мин китсәм, кем укытачак аларны?»

Китү турында да уйланасыңмы?

Эшкә урнашканда кызлар белән уйланган идек. Бик авыр булган иде, елаган чаклар да булмады түгел. Аннары тора-бара балаларга да, коллективка да ияләштек. Китәсе килми инде хәзер. Эшне дәвам итәсем килә. Бераз профильне да үзгәртергә була. Анысы турында да уйланам.

Минем 8-9нчы сыйныфларны укытканым булды. Алар менә безнең кебек инде. Без алар белән бер дулкында, дуслар кебек. Алар да безгә дуслар кебек карыйлар. Башка укытучылардан алар куркып йөриләр төсле. Ә без яшьләр булгач, аларга безнең белән аралашуы, уртак тел табуы җиңел. Алар безне күбрәк тыңлыйлар кебек.

Син хезмәт хакың белән канәгатьме?

Безгә төрле вариантлар бирәләр. Күбрәк эшлисең килсә, өстәмә сәгатьләр алырга була.

Укучыларыбызга нинди фикер җиткерер идең?

Яшьләр, укытучы һөнәреннән курыкмагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100