
Татар эстрадасы җырчысы Рәфис Кәлимуллин «Сөйгәнем» җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Гөлзилә Фәхретдинова иҗат иткән, ә көен җырчы үзе язган.
«Яшь парларга туй мәҗлесендә мәхәббәт биюенә менә дигән җыр», – дип яза җырчы.
«Мин бәхетле шушы җирдә –
Сине таптым, пар канатым.
Минем өчен син – бар дөньям,
Бары сине мин яраттым.
Күзләреңнең серлелеге
Биләп ала бар җанымны.
Мин күкләргә рәхмәт укыйм
Биргән өчен тиң ярымны.
Сөйгәнем, сөйгәнем,
Йолдызлы төннәрем,
Бәхетле көннәрем,
Син минем иң татлы хисләрем...»