Ир белән хатын: кем кемне? - Һәр гаилә өчен файдалы татарча психологик китап чыкты
Ир белән хатын вазифаларны бүлешергә тиешме? Бер-береңне рәнҗетмичә сөйләшергә өйрәнеп буламы? Гаилә кризисларын ничек җиңәргә? Психолог, коуч Илүзә Әминованың «Ир белән хатын: кем кемне?..» дигән яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә шул сорауларга җавап эзләдек.
Китапны тәкъдим итү кичәсе Казанның «Ногай» кунакханәсендәге Тукай залында узды. Очрашуга төрле яшьтәге хатын-кызлар – олы апалар да, яшь кызлар да килгән иде. Алар арасында берән-сәрән булса да ир-атлар да күренде.
Кичә ике өлештән торды. Башта китапның ничек язылуы, аның эчтәлеге турында белдек. Соңыннан Илүзә Әминова кунаклар өчен гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган мастер-класс үткәрде.
«Бу китап киштәләрдә ятмасын, һәркемнең кулына барып җитсен иде»
«Ир белән хатын: кем кемне?» – Татарстан китап нәшриятының «Үз юлым» сериясендә чыккан икенче китап. Әлеге сериядә тәүге хезмәт «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор, журналист Алсу Исмәгыйлева авторлыгында «Уй + Гамәл = Язмыш» китабы булды.
«Үз юлым» сериясе мотивация һәм психология темаларына багышланган. Икенче китап та шушы юнәлешне дәвам итә. Бу юлы китапның авторы чын психолог Илүзә Әминова булган. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина сүзләренчә, татар телендә психологиягә багышланган хезмәтләргә ихтыяҗ зур.
Психология ул күп кешеләрне кызыксындыра. Без барыбыз да психология буенча ниндидер китаплар укыйбыз, әмма күп очракта алар русча яисә чит телләрдә була. Безнең өчен иң якыны, әлбәттә, бу китапның татар телендә булуы. Мин бик шатмын: безнең яңа автор барлыкка килде. Сезнең белән бик нәтиҗәле эшләдек. Киләчәктә дә бергә эшләргә язсын, – диде Ләйсән Миңнуллина.
Гаилә тормышына инструкция
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Илүзә Әминованың да автор буларак, татар телендә гаилә психологиясенә багышланган китап язу хыялы булган. Бу хакта китап мөхәррире Рәмзия Шакирова сөйләде.
Икенче китапны нинди темага багышларга? Кайсы автор белән эшләргә, дип бик күп уйландык, кешеләрнең киңәшләрен дә тыңладык. Шуннан инде беренче татар коучы, психолог Илүзә Әминованы тәкъдим иттеләр. Мин аның белән шәхсән таныш түгел идем. Башта аны өйрәндем: социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен, журналлардагы мәкаләләрен, киңәшләрен укыганнан соң үзенә шалтыраттым.
Беренчедән, аның тавышын ишетү үк күңелгә җылылык бирде. Икенчедән, аның: «Мин татар телендә шундый китап чыгарырга теләгән идем, каян белдегез сез минем хыялны?» – дигән сүзе шул ук көнне эшкә тотынырга юл ачты. Берничә көннән Илүзә нәшриятка килде, – дип сөйләде ул.
Рәмзия Шакирова шулай ук бу басманың барлык укучыларга да барып җитүен теләде. Китапның үзе өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте.
Бу китап киштәләрдә ятмасын, һәркемнең кулына барып җитсен иде дип телим. Чыннан да, гаилә матур булганда, бер-береңне аңлап яшәгәндә генә рәхәт... Үземнең 25 еллык гаилә стажым булса да, мин бу китаптан бик күп кирәкле киңәшләр алдым. Барыгызга да бүләк итәргә тәкъдим итәм: монда бер еллык гаилә тормышыннан алып, әби-бабай чорына кадәр киңәшләр бирелгән, – дип уртаклашты ул.
Рәмзия Шакирова: «Бер еллык гаилә тормышыннан алып, әби-бабай чорына кадәр киңәшләр бирелгән»
Фото: © «Интертат» Милена Новикова
«Бу китап гаилә тормышының барлык этапларында да ярдәмлек булырга тиеш иде»
206 биттән торган китапта гаилә тормышының төрле чорларында очрый торган мәсьәләләр карала. Баллы айдан алып уртак парлы картлыкка кадәр… Беренче конфликтлар, бала туу, бала туганнан соң мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе, төрле чордагы кризислар, матди һәм карьера мәсьәләре, көндәлек тормышка «бату», олыгаю һәм башкалар. Илүзә Әминова яшь парларга да, алтын туйларын уздыручыларга да файдалы хезмәт әзерләргә тырышкан.
Без китап турында сөйләшә башлагач, «Әйдә, гаилә турында эшлик әле аны», – дигәч, эчтәлеген уйлый башладым. Һәм, беләсезме, минем ниндидер бер аралыкны гына аласым килмәде. Бу китап гаилә тормышының бөтен этапларында да ярдәмлек булырга тиеш иде, – дип белдерде ул.
Китап хатын-кызлар өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә язылган. Психолог сүзләренчә, анда «ир-атка үзен аңларга ярдәм итә торган темалар да бар».
Кайвакыт безнең татар егетләребез, ир-атларыбыз гаилә мәсьәләләрен хатын-кызларга гына өеп калдыра. Әле без яңа гына ир-атларыбызны сөйләшергә, аңлашырга, фикерләшергә өйрәтеп киләбез. Бу безнең менталитетка кереп кенә бара, – дип белдерде психолог.
Илүзә Әминова: «Әле без яңа гына ир-атларыбызны сөйләшергә, аңлашырга, фикерләшергә өйрәтеп киләбез»
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Китапта теориядән тыш практик күнегүләр дә бар. Аларны ир белән хатын бергә эшли ала. Автор бу күнегүләрнең күбесен үз гаиләсендә дә кулланып каравын сөйләде. Аның сүзләренчә, ире Нияз белән алар көндәлек тормышта да төрле темаларга фикер алышлар, күнегүләр, тренинглар башкаралар.
Мин күбрәк практик. Күп кенә мәгълүматны үземнең гаиләмдә кулланам. Ниязыма рәхмәт, ул минем «тәҗрибә мәйданчыгым». Без бик күп сөйләшәбез, аралашабыз. Тренинглардан, китаплардан алган күп мәгълүматны аның белән тикшереп карарга туры килә. Уңышсызларын «эшләми торган булды әле бу», дип төшереп калдырам. Шуңа күрә бу китаптагы мәгълүматларның күбесе чын мәгънәсендә безнең гаилә тәҗрибәсе аша үткән, – дип шаяртып сөйләде Илүзә Әминова.
Традицион һәм заманча гаилә моделе, вазифаларны бүлешү
Кичәнең икенче өлешендә Илүзә Әминова кунаклар өчен гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган мастер-класс үткәрде. Мастер-класста психолог гаиләдә вазифаларны бүлешү, үзара аңлашу һәм бәхәсләрне хәл итү турында сөйләде.
– Берсе – берникадәр һавалы, хыялый, әллә кайда күкләрдә, кояш янында очып йөргән, икенчесе аяклары белән җиргә нык басып торган ике дөнья очраша да, матур гына гаилә тормышына аяк баса. Һәм шул вакытта алар арасында «Кем кемне?» дигән сорау туа башлый. Бу сорауны кычкырып бирмәсәгез дә, ул сезнең башыгызда туа.
Бер кызык мәгълүмат әйтим әле: хатын-кыз кияүгә чыкканда: «Мин бу ирне барыбер үзгәртәм», – дип уйлый. Бу – статистика. Ә ир-ат өйләнгәндә: «Бу хатын-кыз беркайчан да үзгәрмәсен иде», – дип тели.
Хатын-кыз: «Мин барыбер аны тәрбияләячәкмен, мин барыбер аны үзгәртәчәкмен», – дип уйлый. Чөнки хатын-кызның табигатендә тәрбияләү дигән сыйфат ята. Ул баласын гына түгел, ирен дә, кайнанасы белән кайнатасын да, бөтен кешене тәрбияләргә тели. Ә ир-ат, киресенчә, хатынының үзгәрмәвен тели. Менә шундый ике төрле табигатьле, ике төрле дөнья очраша һәм бергә яшәү сәнгатенә өйрәнә башлый. Әлбәттә, бу вакытта конфликтлар да тумый калмый, – дип сөйләде Илүзә Әминова.
Психолог гаиләләрне шартлы рәвештә ике төркемгә бүлде. Беренчесе – традицион гаилә моделе. Ягъни кеше үз гаиләсен әти-әнисе гаиләсе мисалында төзи. «Минем әти баш булды, мин дә баш булам» яисә киресенчә, «Минем әни баш булды, мин дә баш булам».
Икенче модель – заманча. Бу очракта ир белән хатын беркемнең дә мисалына карамыйча, үзләренә уңайлы булган тәртипләр белән гаилә кора.
Илүзә Әминова гаиләдә вазифаларны бүлешү дигән мәсьәләгә дә тукталды. Психолог залда утыручылардан: «Сез гаилә корып җибәргәч, вазифаларны бүлештегезме?» – дип сорады. Күпләр «юк», дип җавап бирде.
Бездә дә вазифаларны бүлешү дигән әйбер булмады. Әти-әниләребез ничек яшәгән, без дә шуны кабатладык, – диде ул.
Гаиләнең иминлеге рольләрнең (вазифаларның) дөрес бүленүеннән дә тора. Психолог китергән статистика буенча, вазифалар дөрес бүленмәгән гаиләләрнең 44 проценты таркала, ә 56 проценты бергә яшәп кала икән. Рольләр дөрес бүленгән очракта гаиләләрнең 88 проценты тотрыклы яши.
Рольләрне бүлешкәндә, хатын-кыз моны, ир-ат тегесен башкарырга тиеш дип кенә булмый. Илүзә Әминова сүзләренчә, гаиләдәге рольләр кешенең сәләтенә, мөмкинлекләренә һәм вакытына карап бүленергә тиеш.
Ир-ат ашарга тәмле пешерә икән, нигә ул пешермәскә тиеш, ди? Ләкин монда вакытны да исәпкә алырга кирәк. «Әгәр ул иртәнге алтыда чыгып китеп, кичке сигездә генә кайта икән, ул тәмле пешерә дип, без аны көтеп утырмыйбыз бит инде», – дип аңлатты психолог.
Очрашу «Ногай» кунакханәсенең Тукай залында үтте
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Гаепләргә түгел, ә…
Мастер-классның тагын бер өлеше дөрес аралашуга багышланды. Монда Илүзә Әминова бәхәсләрне чишәргә ярдәм итә торган өч сөйләшү техникасы турында сөйләде.
Беренчесе – «Мин – хәбәр» алымы. Конфликт килеп тугач, беренче чиратта, тормыш иптәшеңне гаепләү урынына, үз хисләреңне аңлатырга кирәк. «Син мине рәнҗеттең», – дип түгел. Ә «Миңа бу сүзләрне ишетү авыр булды», – дип.
Психолог сүзләренчә, «син» дип сөйләшә башласак, без кешене гаеплибез. Ә «мин» дип сөйләшкәндә, үзебезнең хисләр турында әйтәбез. Бу сөйләшүне йомшартырга ярдәм итә.
Икенче алым – сиңа белдерелгән ризасызлыкны дөрес кабул итү. Психолог моның өчен өч адым тәкъдим итте: башта иптәшеңнең фикерен ишетү, аннары аңа үз хәлеңне аңлату, ахырдан рәхмәт әйтү. Мисал өчен, залдан шундый мисал бирделәр. Ире берәүгә: «Нигә бер туктамый концертларга йөрисең?», – дигән. Берәү бу ризасызлыкны ишетеп кабынып китеп, каршы килергә яисә аклана башларга мөмкин. Психолог исә ирнең сүзләрен тыңларга киңәш итә.
Беренче – кабул итүгә көч табарга тиешбез. «Әйе, алтыным, соңгы арада күбрәк булып китте шул. Әйе, алтыным, син дөрес күзәтәсең», – диясе. Икенче – үзебезнең фактны әйтәбез. «Графикны дөрес төземәгәнмен...» Һәм өченче өлешендә тормыш иптәшебезгә рәхмәт әйтәбез: «Рәхмәт, алтыным. Ярый әле син мине аңлыйсың, концертларга җибәрәсең», – дип аңлатты Илүзә Әминова.
Өченче алым – КПК (комплимент – үтенеч – комплимент). Аның асылы – башта тормыш иптәшеңне мактыйсың, аннары үз үтенечеңне җиткерәсең һәм сөйләшүне тагын бер җылы сүз белән тәмамлыйсың.
«Кризис – ул үсеш»
Илүзә Әминова гаилә кризислары турында да сөйләде. Аның фикеренчә, кризис һәрвакытта да мөнәсәбәтләрнең начараюын аңлатмый.
Кризис – ул туктау дигән сүз түгел. Кризис – ул үсеш. Сөйләшү сәнгате белән ул кризисларны матур итеп үтәргә, тагын үсәргә мөмкин. Кризислар һәрвакыт булачак – диде ул.
Кичә ахырында Илүзә Әминова тамашачыларына музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Ул ире белән җыр башкарды. Сокландыра торган гаилә!
Бүгенге көндә кешеләр үзләрен, хисләрен, якыннары белән мөнәсәбәтләрен яхшырак аңларга омтыла. Элек гаиләдәге авырылыкларга түзеп яшәү гадәти саналса, хәзер күпләр аларны хәл итү юлларын эзли. Һәм бу дөрес тә. Татарстан китап нәшрияты да замана ихтыяҗларын исәпкә алган. «Үз юлым» сериясендә алга таба да халыкка кызыклы темаларга китаплар көтеп калабыз.
Очрашу барышында китапларны сатып алу һәм язучының автографын куйдыру мөмкинлеге дә булды.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова