news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кызның күзеннән 12 см озынлыктагы суалчан чыгарганнар

news_top

Әстерханда табиблар 17 яшьлек кызның күзеннән гигант паразит алган. Суалчан күзнең өске кабагы астында шуышып йөргән. Бу хакта Әстерхан өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы «ВКонтакте»да хәбәр итте, дип яза «Аргументы и факты».

Ведомствода сөйләүләренчә, 2006 елда туган кыз өлкә клиник хастаханәсенә мөрәҗәгатьитә, ул уң күзендә нидер булуга зарлана. Табиблар аны тикшергәннән соң, сәбәбе гельминт (паразит), ә авыруның сәбәбе – дирофиляриоз булуы ачыкланган.

«Дирофиляриоз – йогышлы, черки тешләве аша кешегә күчә торган паразитар авыру. Бу чир тире астында шешләр барлыкка килү рәвешендә беленә», – дип аңлатканнар төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Әлбәттә, кыш көне Әстерханда черкиләр тешләмәве билгеле. Әмма дирофиляриоз белән авыруның инкубация чоры 3 айдан 2 елга кадәр булырга мөмкин. Шулай булгач, йогышлы авыру таратучы черки җәй көне яки гомумән ел ярым элек тешләгән булырга мөмкин, ә симптомнар хәзер генә барлыкка килүе дә ихтимал. Пациент ярты ел элек бөҗәкләр күп булган сулыкта коенганын исенә төшергән дә инде.

Әлеге авырудан дәвалау юк, химиотерапия эшләнмәгән. Гәрчә препаратларны сынау дәвам итсә дә. Шуңа күрә бүгенге көндә бердәнбер дәвалау – гельминтны ул үлгәч һәм тире астына инкапсуляцияләнгәч алу. Тулысынча бетермәү паразитның эчке органнарга, күз яки баш миенә кереп китүе белән яный.

Бу пациент кыз белән барысы да яхшы тәмамланган. Табиб-офтальмолог Тарлан Юсибов анестезия ясап, гельминтны хирургик рәвештә алган. Паразитның озынлыгы 12 сантиметрны тәшкил иткән. Кызны амбулаториядә дәвалануга чыгарганнар.

Сүз уңаеннан, дирофиляриоз дөньяның барлык төбәкләрендә, шул исәптән Мәскәү өлкәсендә дә очрый. Дөньяда иң күп очраклар Урта диңгез төбәгендә, мәсәлән Италиядә теркәлә. Чынлыкта паразитлар – этләрнеке. Гади этләр һәм гади черкиләр булган урыннарда (ә бу – бөтен җирдә диярлек) бу паразитозга юлыгу куркынычы бар.

Әгәр черки, гельминт личинкалары булган эт канын эчсә, аннары кешене тешләсә – чирнең йогу ихтималы бар. Кеше организмында дирофилярия личинкасы үсә һәм паразитар шеш барлыкка китерә. Аның составында диаметры 1-3 мм булган һәм озынлыгы 3тән алып 20 см кадәр булган түгәрәк гельминт бар. Паразит суалчан тән буйлап тире астында күчеп йөрергә мөмкин.

Пирогов исемендәге Россия медицина университетының йогышлы авырулар һәм эпидемиология кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Александр Бронштейн аңлатканча, гельминтның канда озак вакыт симптомсыз булуы хас, әмма кешенең хәлсезлек, арыганлык кебек халәте гельминтның кан юлы буйлап миграциясе белән бәйле булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар