news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны үтергән кешене 18 елдан соң хөкем иттеләр

news_top
Яшь кызны үтергән кешене 18 елдан соң хөкем иттеләр
Фото: https://kaluga.sledcom.ru

2005 елда 25 июльгә каршы төндә Тарус шәһәрендә торак йортлар белән машиналар йөри торган юл арасында 40 яшьлек ир-ат 19 яшьлек студент кызга һөҗүм итә. Ул кызның телефонын ала, үзен кыйный, аннары чәнчеп үтерә. Җинаятьчене эзләүгә 15 ел чамасы вакыт китә, хәзер эшне тикшереп бетергәннәр. Аны 12 елга утырттылар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Үтерүче – Ставрополь краеннан килгән дальнобойщик, хәзер аңа 58 яшь. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Калуга өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткән.

2005 елда кыз бала мәетен иртән генә табалар, мәет чыбык-чабыклар белән капланган була.

Җинаять урынында «Вина Ставрополья» дип язылган ватык шешә табыла. Пыяла кисәкләрендә кул эзе дә була, шуның буенча үтерүчене эзләп табалар. Аны 2020 елда тоталар.

Ир-ат җинаять кылган чакта Таруска хезмәттәше белән эш буенча килгән. Ул үтерелгән кызның телефонын кулланган, аңа үзенең сим-картасын куйган.

Үтерүчене 12 елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар