Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны сөйгән егете белән караватта яткан килеш үтергәннәр

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә егет белән кызны өйләрендә үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Азов районындагы бер авылда 32 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән 25 яшьлек хатын-кызны һәм аның егетен үтергән дә качкан. Хәзер аны эзлиләр.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, Елена һәм аның элеккеге егете Ростов-на-Дону шәһәреннән. Алар бераз вакыт бергә яши. Уртак танышлары сүзләренчә, хатын-кыз тиз туя. Ул бергә яши торган иренең көнче, тиз кызып китүчән булуына зарлана. Елена мондый ир-ат белән гаилә корып булмавын аңлый, аерылыша һәм таныш кызына яшәргә күченә.

Аннары Елена интернетта 36 яшьлек Николай белән таныша. Николай Азов районыннан була. Бераз хат язышкач, очрашалар, тиз арада алар арасында «роман» башлана.

Николайның күршеләре сүзләренчә, алар Елена белән 3 ай чамасы очраша. «Коля – яхшы егет, мәрхәмәтле, чебенне дә рәнҗетми. Буйдак», – ди авылдашлары.

Елена яңа мөнәсәбәтләр башлый, тик искесен дә өзеп бетерә алмый. Элеккеге сөйгәне аны җибәрергә теләми, эзәрлекли, яный. Үтерүгә 5 көн алданрак бу ир-ат Еленаны эзәрлекли, һөҗүм итәргә маташа.

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, 18 апрельдә Елена полициягә барып, элеккеге егетенә гариза язарга җыена. Таксида барган чакта ул егетнең арттан килүен күрә. Светофорда машиналар туктый, элеккеге егете чыга, такси янына килә һәм Еленаны сөйрәп чыгара.

Аннары Елена танышларына сөйләгәнчә, ул курыккан, кибеткә кереп качкан, егет аның артыннан кергән, аннан да алып чыкмакчы булган. Аннары пычак алып, Еленаның сумкасын кискән, документларын алып качкан.

Берничә көннән көнче ир элеккеге сөйгәне яшәгән урынга – яңа егетнең өенә килә. Якынча белешмә буенча, ул тәрәзәдән керә. Бу вакытта егет белән кыз йоклый. Җинаятьче аларны караватта килеш үтергән булуы ихтимал.

Бу вакытта өйдә Николайның анасы да була. Тик барысы да бик тиз килеп чыга, әни кеше ярдәм итә алмый.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100