Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь кыз туган көненнән соң видеоклип төшергәндә һәлак булган

news_top_970_100
Яшь кыз туган көненнән соң видеоклип төшергәндә һәлак булган
pixsels.com

Красноярск өлкәсендә 23 яшьлек кыз Дивногорск шәһәрендә күзәтү мәйданчыгында 4 метр биеклектән егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости яза.

Мәрхүмә кыз алдагы көнне туган көнен бәйрәм иткән һәм видео төшерергә маташкан.

Биеклектән егылып төшү билгеләре булган мәет табылгач, тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, 8 августта кичке унберләр тирәсендә хатын-кыз исерек хәлдә күзәтү мәйданчыгына килә. Ул иптәш кызы белән була, кызлар видеоклип төшерергә җыена.

Клип төшергән чакта иминлек кагыйдәләрен җитди бозып, күзәтү майданчыгының коймасы аша кырыйга чыга һәм тотынып кала алмый. Ул 4 метр биеклектән аска егыла һәм урында ук үлә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100