Яшь кыз гаепле түгел: Вера Брежневаның 60 яшьтәге иреннән аерылу сәбәбен язалар
Рус телендәге матбугат чаралары 41 яшьлек Вера Брежнева һәм 60 яшьлек Константин Меладзеның аерылышуы турында язган иде. Шушы көннәрдә җырчы үзе дә моны социаль челтәрләрдә раслаган. Продюсерның яңа мәхәббәте барлыкка килгән, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Меладзены 23 яшьлек София Тарасовага – «ВИА Гра» төркеменең элеккеге җырчысына гашыйк булган икән, дип тә яздылар. «Комсомольская правда» журналисты продюсер һәм җырчы гаиләсенең аерылышу сәбәбе башка икәнен ачыклаган. Аларның гаилә тормышында яшь кыз түгел, ә сәясәт җимергән, дип яза басма.
Продюсер Алина Красная композитор, продюсер Константин Меладзе һәм җырчы Вера Брежневаның аерылышу сәбәбен түбәндәгечә сөйли:
«Вера Костяның, Украинаны яклап, ачык мөрәҗәгать ясавын теләгән, диләр. Әмма ул баш тарткан, чөнки аның Россиядә продюсерлык үзәге һәм шактый күп күчемсез милке бар. Шуңа күрә Вера белән аралары бозылган, алар аерылышкан. Хәзер Костя – Италиядә, ә Вера Балтыйк буенда яши», – дигән ул.
Брежнева махсус хәрби операцияне тәнкыйтьләгәннән соң, «ВИА Гра» төркеме чыгышларына да ихтыяҗ кими, һәм Константин Меладзе аны тарата. Продюсер Алина Красная сүзләренчә, хәрби операциягә кадәр Меладзе бу төркем белән 150 мең евродан күбрәк акча эшләсә, 24 февральдән соң аларның кереме нык кимегән, чөнки «ВИА Гра»ны шәхси чараларга чакырудан туктаганнар.
Брежнева һәм Меладзе, махсус хәрби операция башлангач, Россиядән китте, ә 2023 елның февралендә алар Мәскәү өлкәсендәге особнякларын сатуга куйган. Хәзер Вера Брежнева чит илләрдә концерт куеп йөри. Җырчы Мәскәүдән киткәч, аның ире белән аерылышырга җыенуы турында имеш-мимешләр таралды, тик ул үзе бу хакта озак кына бернәрсә дә сөйләмәде.
Октябрь аенда Вера Брежнева Меладзе белән аерылуы турында үз блогында хәбәр итте. Алар 8 ел бергә яшәгән, уртак балалары булмаган.