Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь килен Алия Карачурина киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте

news_top_970_100
Яшь килен Алия Карачурина киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте
"Татар-информ" архивы

Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия (Карачурина) социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларын кызыксындырган сорауларга җавап биргән.

– Гастрольләргә йөрмәгәч, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә уйлыйсызмы?

– Нормаль кешеләр кебек үз өемдә яшәячәкмен, ә кунакханәләрдә түгел. Әмма аның да күңелле, рәхәт яклары бар инде. Ремонттан соң фатирны җиһазландырачакмын, сезнең белән тәкъдимнәрне уртаклашырмын, социаль челтәрдәге сәхифәмне алып барырга һәм сезнең белән аралашырга күбрәк вакытым булачак, – дигән җырчы.

– Ирең (Ришат Төхвәтуллин) белән эшләү авырмы? Гел бергә булгач, бер-берегездән тую хисе юкмы? – дип тә кызыксынганнар.

– Алай авыр димәс идем. Әмма эштә төрле вакыт була. Үзеңне өйдә кебек түгел, ә һәрвакыт эштә кебек тотарга кирәк. Ә яраткан кешең синең белән яраткан кешесе белән кебек түгел, ә хезмәткәре буларак сөйләшә башлый икән… Минем күңелгә тия, авыр. Әмма без бергә күпне күрдек, күпне кичердек. Бу – безнең мөнәсәбәтләрне сынау булды. Кирәк дип тоям икән, иремне һәрвакыт хупларга тырышам. Киресенчә, без янәшә булмаганда, авыр булыр дип уйлыйм, – дип җавап биргән Алия.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 май 2024
    Исемсез
    Нэнси купне курдек купне кисердек дисен без года недели яшисез Эле Барыса алда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100