Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ир хатынын урманда агачка бәйләп калдырган

news_top_970_100
Яшь ир хатынын урманда агачка бәйләп калдырган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кузбасста яшәүче ир-ат элеккеге хатынын урманда агачка бәйләп калдырган. 25 яшьлек бу ир-ат тоткарланган. Бу турыда «Комсомольская правда» Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

25 яшьлек ир-ат моны гап-гади үпкәдән эшли. Әлеге кешеләр ир белән хатын була, тик аннары «мәхәббәт көймәсе комга терәлә», ЗАГС һәм аерылышу белән тәмамлана. Аерылышуны 27 яшьлек хатын тәкъдим итә. Ир-ат исә элеккеге рәхәт тормыш бетүен аңлый, диелә хәбәрдә.

Шуннан соң ир-ат элеккеге хатыны белән сөйләшеп, барысын да яңадан башламакчы була. Ул хатыны янына килә, сөйләшергә дип, шәһәр читенә алып китә. Имеш, урманда романтик сәяхәт хатынның күңелен эретәчәк.

Ләкин эш барып чыкмый, хатын кабат ире белән торудан баш тарта. Бөтен ялваруга «юк» дип җавап бирә. Ир ярсый, хатыны агачка скотч белән бәйләп куя, үзе машинага утырып китеп бара.

Кайтышлый ул «суына», хатынны алырга ярты сәгатьтән кире әйләнеп килә. Ләкин 30 минут ялгызы агачка бәйләнгән килеш торган хатын ирен гафу итми. Ир аны өе янында машинадан төшереп калдыруга ук, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, гариза яза.

Сорау алганда, ир-ат барысын да сөйләп бирә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100