news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь ир-ат фатирындагы су торбасыннан ток сугудан һәлак булган

news_top
Яшь ир-ат фатирындагы су торбасыннан ток сугудан һәлак булган
Фото: © «Татар-информ»

Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-ат үз өендә су торбасыннан ток сугудан үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Канал белешмәсе буенча, фаҗига Подольск шәһәрендә Гайдар урамында була.

«29 яшьлек ир-ат мәетен туганы тапкан. Мәет су торбасы янында булган», – ди РЕН ТВ чыганагы.

Соңрак ачыкланганча, ир-ат ток сугудан үлгән.

Якынча белешмә буенча, озак вакыт дәвамында электричество өйгә турыдан-туры металл торбалар аша кергән. Хәзер бу вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр һәм электриклар ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар