news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егет урамда бер бабай югалткан миллионны тапкан – туена бүләк булган (намусы чиста)

news_top
Яшь егет урамда бер бабай югалткан миллионны тапкан – туена бүләк булган (намусы чиста)
Фото "Татар-информ"

Мәскәүдә яшь егет урамда 1 миллион сум акча тапкан. Акчаны хуҗасына кайтарган өчен, «рәхмәт»тән кала, туена әйбәт кенә бүләк тә эләккән.

24 яшьлек Арсений акчаны урамда йөргәндә тапкан. Бер пакет 5 меңлекләр ятканын күргәч, шаярту, «приколлар банкыннан» акчалар, дип уйлый. 5 меңлекләр чын булып чыга. Егет сайлау алдында кала: акчаларны полициягә тапшырырга яки үзенә калдырыргамы? Өстәвенә, туйга әзерләнеп йөргән вакыты, миллион комачауламас иде.

Ул акчаларны полициягә илтеп биргән. Полиция тиз арада акча югалткан кешене тапкан. 88 яшьлек Петр Петрович акчаларын башка счетка салу өчен алган булган һәм юлда югалткан. Арсений акчаларның барысын да кайтарганын белгәч, бабай рәхмәт йөзеннән һәм туйга бүләк дип, егеткә 100 мең сум акча биргән, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 февраль 2025
    Исемсез
    Бабай молодец 👍👍👍саран тугел.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар