Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егет интернетта танышкан кызны беренче очрашуда үтергән

news_top_970_100
Яшь егет интернетта танышкан кызны беренче очрашуда үтергән
Фото: https://perm.sledcom.ru

Пермь краенда 23 яшьлек егет социаль челтәрләрдә танышкан кызны беренче очрашуда ук вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда полициягә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Соликамск шәһәрендә үтерү 9 ноябрьдә була. Пычак белән кискәләнгән кыз мәетен шәхси йорт ишегалдында табалар.

Әлеге йорт яныннан качып китеп баручы егетне видеокүзәтү камералары төшереп ала. Полиция ориентировка ясый һәм җинаятьтә шикләнелүче егетне биредә яшәүче бер хатын-кыз күрә. Суксун бистәсендә яшәүче 23 яшьлек егет моңа кадәр дә хөкем ителгән. Аны Соликамск шәһәрендәге бер кибеттә тоталар.

Тикшерү ачыклаганча, егет корбанын социаль челтәрләрдә таба, аннары кызга кунакка килә. Беренче очрашу план буенча барып чыкмый, егет белән кыз талаша, аннары егет кызга пычак белән ташлана.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100