news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егет идарә иткән «шестерка» икегә өзелгән, дүрт кеше хастаханәдә

news_top
Яшь егет идарә иткән «шестерка» икегә өзелгән, дүрт кеше хастаханәдә
Фото: https://t.me/proc_23, Краснодар крае прокуратурасы

Краснодар краеның Кореневский районында авариядә 4 кеше имгәнгән. Аварияне «ВАЗ-2106» белән идарә итүче 18 яшьлек егет китереп чыгарган булуы ихтимал, дип хәбәр итте «Вести» каналы полициягә сылтама белән.

18 яшьлек егет идарәсен югалта, машина каршы як полосага чыга һәм каршы килә торган «Peugeot» автомобиленә бәрелә.

«Бәрелгәч, «ВАЗ» ике өлешкә таралган, бер өлеше каршы яктан килә торган «Nissan» машинасына бәрелгән», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

«Шестерка» йөртүчесе, 2 машинаның да пассажирлары имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар