news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егет белән кыз шарлавыкта батып үлгән

news_top

Австралиядә 17 яшьлек кыз һәм егет шарлавыкта батып үлгән. Квинсленд штатында егет шарлавыкта бата башлаган кызны коткарырга маташкан булган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

19 гыйнварда көндезге 3ләр тирәсендә кыз Яндина шарлавыгына чумган, егет аның артыннан ташланган.

Башта коткаручыларга шарлавыкка чумган һәм кире чыкмаган кыз югалуын хәбәр итәләр.

Соңрак ачыкланганча, кызны 17 яшьлек дусты коткарырга маташа. Егет тә суга чума һәм өскә башка чыкмый инде.

Коткаручылар кыз белән егетне ярга алып чыга, тик аларны коткарып булмый, икесе дә үлә.

Австралия басмалары хәбәр иткәнчә, 2007 елдан бирле Яндина шарлавыгында кимендә 5 кеше үлгән. Биредә тирәндә көчле су асты агымнары булу турында табличкалар куелган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар