Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егет атасына 35 тапкыр пычак кадаган, аннары үзенең ике колагын да өзгән

news_top_970_100

Башкортстанның Стәрлематак шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек егет наркотиклар куллангач, атасына 35 тапкыр пычак кадап үтергән, аннары үзенең колагын өзгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Честно говоря» телеграм-каналы белешмәсе буенча, бу – тәртипле гаилә булган. Ләкин уллары тыелган матдәләр куллана башлаган. Наркотикка акча табу өчен, урлауга керешкән. Борчуга калган ата-ана улын өйдә бикләп куя башлый, беркая да чыгармыйлар.

Бер көнне әти кеше улын тагын урамга чыгармый. Егет аш-су пычагы ала һәм атасына 35 тапкыр суга. Яраланган ир-ат урында ук үлә.

Атасын үтергән егетне тоткарлыйлар, тикшерү изоляторына озаталар. Рәшәткә артында анда паника башлана: егет башын рәшәткәләр арасына тыга, аннары колагын өзеп ала. Табиблар колакны кире тегеп куя алган. Берничә көн узгач әлеге вакыйга кабатлана: бу юлы егет ике колагын да өзә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100