news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егет 10 һәм 14 яшьлек кызларны сигезенче каттан тотып ыргыткан

news_top
Яшь егет 10 һәм 14 яшьлек кызларны сигезенче каттан тотып ыргыткан

Туваның Кызыл шәһәрендә 24 яшьлек ир-атны хөкем итәләр. Ул ике кыз баланы сигезенче кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан. Балалар бу егеткә телевизор карарга комачаулаган булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига былтыр көзен була. Ир-ат арендага алынган бүлмәдә яши. Шушы ук фатирда 10 һәм 14 яшьлек кызлар да тора.

Ир-ат телевизор карый, кызлар аңа комачаулый һәм ул аларга кисәтү ясый. Кызлар сүз тыңламагач, ир-ат аларны ачык тәрәзәдән урамга тотып ыргыта. 10 яшьлек кыз урында ук үлә, аның дусты хастаханәдә вафат була.

Хәзер бу ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар