news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь барган саен тешләр ни өчен карала?

news_top

Вакыт узу белән тешләрнең төсе җыелып килә торган кайбер факторлар аркасында үзгәрә. Бу хакта табиб-стоматолог Андрей Жук сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Вакыт узу белән эмаль таушала һәм аның аркылы башта ук күпкә сарырак төстә булган дентин күренеп тора башлый. Бу процесс яшь барган саен көчәя, хәтта тешләр гигиенасы бик яхшы булганда да, тешләр караңгырак төскә керергә мөмкин», – дип сөйләгән стоматолог.

Моннан тыш, кофе, чәй, кызыл шәраб, тәмәке дә кунык калдыра һәм ул тора-бара тешләргә сеңә. Хәтта теш щеткасы белән даими чистартып тору да аны тулысынча бетерә алмый, дигән табиб.

Олыгайган саен теш эчендәге үзгәрешләр дә моның сәбәбе була. Аның сүзләренчә, дентин тыгызлана һәм караңгырак төскә керә.

«Тешләр каралуны тулысынча туктатып булмый – бу яшькә бәйле үзгәрешләрнең бер өлеше. Әмма процессны акрынайту һәм тешләрнең тышкы кыяфәтен контрольдә тоту мөмкин хәл», – дигән стоматолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар