news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь барган саен билнең нечкәлеген ничек сакларга?

news_top
Яшь барган саен билнең нечкәлеген ничек сакларга?
Фото: © «Татар-информ»

Яшь барган саен күпләрнең корсагы «үсә», ә биле калыная башлый. Шул ук вакытта гәүдә авырлыгы артмаска да мөмкин. Яшь белән бәйле үзгәрешләр вакытында активлыкны һәм баланслы туклануны саклау мөһим. Бу хакта «Комсомольская правда»га табиб-эндокринолог, Мәскәү дәүләт университеты Фундаменталь медицина факультетының өлкән фәнни хезмәткәре, «Доктор Павлова, эндокринолог» каналы авторы Зөһрә Павлова сөйләгән.

«Сәламәт яшәү рәвеше кәүсә күзәнәкләре эшендәге үзгәрешләрне өлешчә компенсацияләргә сәләтле. Моның өчен физик яктан актив булырга кирәк, аэробик йөкләнешләр (йөрү, йөзү, велосипед) аеруча нәтиҗәле. Шулай ук баланслы туклану булырга тиеш», – дип аңлатты табиб.

Моннан тыш, татлы ризыклар, газировка һәм ак икмәк кебек гади шикәрләрне куллануны киметергә, рационда яшелчә һәм аксым күләмен арттырырга кирәк. Шулай ук гәүдә авырлыгын күзәтү мөһим.

«Гәүдә авырлыгыгызны һәм организмдагы ялкынсыну процессларын күзәтегез. Яшь үзгәрешләре – хөкем карары түгел», – ди эксперт.

Павлова фикеренчә, яшь үзгәрешләре механизмнарын аңлау яшәү рәвешен төзәтергә һәм сәламәтлекне озак елларга сакларга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар