Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әти яңа туган баласын елгадагы бозлы суга илтеп ташлаган

Сабыйның мәете әлегә табылмаган.

news_top_970_100
Яшь әти яңа туган баласын елгадагы бозлы суга илтеп ташлаган
https://pixabay.com

21 мартта Красноярск шәһәрендә 27 яшьлек ир-ат яңа туган баласын Енисейдагы бозлы суга илтеп ташлый. Бу турыда "Комсомольская правда" яза.
Аноним шалтыратучы иртәнге дүртенче яртыларда полициягә шул турында сөйли. Урынга хокук саклаучылар бара. Әлеге ир-ат сүзләренчә, аның 32 яшьлек хатыны үле бала тапкан. Сабыйны җирлисе урынга, ул шундый вәхши ысул белән баладан котыла. Кызганычка, әлегә баланың мәетен тапмаганнар. Шуңа күрә бала исән туганмы, әллә чыннан да үле булганмы икәнен ачыклау мөмкин түгел. Ата белән ана кешене тоткарлап, полициягә алып киткәннәр.
 
32 яшьлек хатынның рәсми рәвештә теркәлгән психиатрия диагнозы бар, аны үз аңында түгел дип тапканнар. Моңа кадәр бу хатын урлау һәм үтерү өчен хөкем ителгән. Олы баласын аннан опека органнары алып киткән булган. Аның ире исә моңа кадәр законга каршы гамәлләрдә тотылмаган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100