Радик Шәрәфиев әти булган: «Очрашып йөргәндә үк исемне сайлап куйган идек»
Радик Шәрәфиев – популяр эстрада җырчысы һәм үзешчән композитор. Күптән түгел генә, 13 декабрьдә ул «яшь әти» исеменә дә лаек булды. Талантлы җырчы Радик Шәрәфиев һәм аның хатыны Динара уллары туганнан соң нинди хисләр кичерәләр? Бу хакта «Интертат» хәбәрчесе Руфинә Гарифуллина сорашты.
13 декабрьдә социаль челтәрне карап утырганда, бер постка тап булдым. Анда: «Төкле аягың белән, улым. 13.12.2025. Без әтиең белән сине бик көттек», – дип язылган иде. Динара һәм Радик Шәрәфиевларның беренче уллары туган икән! Шундый шатлыклы яңалык белән кичен алар язылучылары алдына чыктылар. Фотода баланың авырлыгы – 2,745 кг, ә буе – 50 см дип күрсәтелгән.
Беренче баланы үстерү һәм тәрбияләү – һәр кешенең тормышында була торган иң дулкынландыргыч вакытларның берсе. Тәҗрибә булмагач, кайвакыт ярдәм сорап эндәшәсең, интернетка мөрәҗәгать итәсең, хәтта интуициягә ышанырга мәҗбүр булган вакытлар да булгалый. Динара һәм Радик Шәрәфиевлар үзләрен беренче тапкыр әти-әни ролендә ничегрәк хис итәләр икән? Яшь ата-ана белән элемтәгә чыгып, аларның хис-кичерешләрен сораштым.
Яшь әти буларак, үзегезнең хис-кичерешләрегезне сөйләгез әле.
Радик Шәрәфиев:
Аллаһы Тәгаләгә безне шулай зурлаганы өчен мең рәхмәт. Тормыш иптәшем каршында баш иям. Минем һәрвакытта да беренче урында гаиләм булды. Бүгеннән башлап, без хәзер тулы гаилә, һәм бу дөньяда бездән дә бәхетлерәк кеше юктыр кебек тоела. Миңа калса, хис-кичерешләрне сөйләп кенә аңлатып булмый, үзең әти-әни булгач кына аңлыйсыңдыр. Кыскасы, без бик бәхетле, Аллаһка шөкер. Бар кешегә дә шушы бәхет тәтесен иде, дип телим.
Амин, һәрберебезгә дә әлеге бәхетне тоярга насыйп булсын. Ә кечкенә бәхетегезнең, балагызның кем булуын теләгән идегез? Кызмы, әллә һәрбер ир-ат теләгәнчә, малаймы? Хыялларыгыз чынбарлык белән тәңгәл килдеме?
Радик Шәрәфиев:
Никтер, кыз булыр кебек, дип уйлаган идек, малай булып чыкты. Кем булуы алай мөһим түгел, иң мөһиме – сау-сәламәт бала булсын, дидек.
Динара Шәрәфиева:
Никтер башта, кыз булыр, дип уйладык. Малай булгач та шатландык. Шатлыктан күңелем тулды, янымда – яраткан ирем, күкрәгемдә – көтеп алган балабыз… Бәхет өчен тагын ни кирәк? Аллаһка шөкер!
Исем кушканда ир белән хатын арасында каршылыклар булгалый бит... Сезнең алай булдымы? Әллә исемне бергәләп сайладыгызмы?
Радик Шәрәфиев:
Юк, ничектер, безнең фикерләр гел туры килә. Очрашып йөргәндә үк исемне сайлап куйган идек.
Радик, үзегез иҗат кешесе булгач, киләчәктә балагызны сәхнәдә күрәсезме?
Радик Шәрәфиев:
Сәхнәдә буласы килә икән, без каршы килмибез. Иң мөһиме – дөньяга файдалы кеше булсын.
Сорарга да онытып торам, нинди исем куштыгыз соң?
Сабый Тимур исемле булды.
***
«Интертат» редакциясе Динара һәм Радик Шәрәфиевларны ихлас күңелдән балалары тууы белән тәбрик итә. Сабыегыз тормышыгызга – ямь, мәхәббәтегезгә көч өстәп, сау-сәламәт һәм бәхетле бала булып үссен!