Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әнине өч баласы янып үлгән өчен хөкем иттеләр

news_top_970_100

Пермь краенда бер бистәдә агач йортта янгында балалар һәлак булган. Әни кешене балаларының үлемендә гаепле дип тапканнар, хатын-кызны «Саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча 1,5 ел колония-поселениегә җибәргәннәр. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән РИА «Новости» яза.

2024 елның октябрендә Нытвенский округының Уральский бистәсендә 8 фатирлы агач йортта бер фатирга ут каба, һәм түбә өлешчә ишелеп төшә. Янгында 3 малай һәлак була. Соңрак тикшерүчеләр ачыклаганча, балаларның 26 яшьлек әнисе төнлә фатирдан чыгып киткән һәм кладовкада сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлап калдырган була. Хатын-кызга карата балаларын «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча гаепләү билгеләнә.

«Янгын иминлеге кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу аркасында фатирда ут чыкты. Әниләре каравыннан башка калган 3 малай янгыннан котыла алмый... Хатын-кызны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр», – диелә хәбәрдә.

Ул җәза срогын колония-поселениедә узачак. Шулай ук аны амбулатор шартларда психиатрга мәҗбүри тикшеренергә һәм дәваланырга җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100