Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина нәни Нәзирә турында: «Кай җиреннән тотсам, авыртмас икән»

news_top_970_100
Яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина нәни Нәзирә турында: «Кай җиреннән тотсам, авыртмас икән»
"Татар-информ" архивы

Җырчы, яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина әле бер атна элек кенә туган нәни кызы Нәзирәнең беренче көннәре турында социаль челтәрдә яза.

«Безгә кичә нәкъ бер атна булды! Көннәр бик тиз уза да китә! Тулгак белән бала тудыру йортында яткан вакытлар онытылды да инде.

Бүгенге көндә без кызым белән дөньяга яраклашабыз. Барысын да җайлап бетереп булмый, әлбәттә, өйрәнербез әле.

Тизрәк үстереп, шапы-шопы сөясе килә үзен. Әлегә, кай җиреннән тотсам, авыртмас икән, дип кенә йөреп торыш...

Сез дә беренче вакытта балагызның тизрәк үсүен тели идегезме ул?» – дип сораган Зөлфирә һәм йөкле вакытта төшкән фотосын куйган.

Зөлфирәнең виртуаль дуслары да аның белән килешкән, тик вакытны ашыктырмаска, нәни Нәзирәне үстерүнең рәхәтен, тәмен тоярга киңәш иткәннәр.

«Шулай, әйе. 1 ай булсын иде, 6 ай булсын иде, утырып торсын, үрмәләсен, тәпи китсен иде, дибез... Ә аннары шул бишектә ятканы сагындыра», «Беренчесен шулай тизрәк үстерәсе килә шул, ә соңгысын – киресенчә», «Ашыктырма, рәхәтен, тәмен татып үстерегез. Үткәннәрне кире кайтарып булмый, Зөлфирә!..», «Сизми дә каласың балаларның үскәнен. Кайчан гына шулай курка-курка гына киемен салдырып, курка-курка гына юа идек... Гомерләр үтеп тә киткән», «Вакытны шулай ашыктырабыз шул. Һәр көннең кадерен белегез. Үсә төшкәч, бәләкәй, тәмле чаклары сагындыра-а-а», – дип язганнар.

Бер кеше Зөлфирәнең йөкле чагында төшкән фотосына ишарәләп, ачуланып яза. «Шул корсакны нәрсәгә дип бөтен кеше алдына куярга кирәк соң ул, ә? Корсагың үзеңдә булсын, өеңдә генә сыпырып тик ят! Бигрәк зур казаныш икән, харап, беркем булдыра алмаганны булдырганнар бит болар... Косасы килә шушындый корсак сыпырып торучылардан. Татар хатыннарында да бернинди оят та, тыйнаклык та калмады», – дигән ул.

Җырчы Алмаз Мирзаянов хатынын яклаган: «Косасы килгәндә ике бармак ярдәм итә. Рәхмәт әйтмәгез», – дип,  комментарий язган.

Фото: Зөлфирә Шәйдуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100