Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әни баласын вәхшиләрчә кыйнаган да биш көн сабыйның интеккәнен күреп торган

news_top_970_100

Екатеринбургта әни кеше 1 яшьлек улын вәхшиләрчә кыйный, аннары 5 көн буена баласының интеккәнен карап тора. Хәзер бу хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

26 яшьлек хатынның 3 баласы бар. Февраль урталарында ул 1 яшьлек улын кыйный, тик «ашыгыч ярдәм» чакырмый. Хәзер бала хастаханәдә ята, аның баш мие имгәнгән.

Берничә ел элек Л. Екатеринбургка Казаннан күченеп килә. Танышлары аның яшьтән үк тыелган матдәләр белән мавыгуы турында әйткән.

«Л. 2018 елда ук начар компаниягә эләгүе турында сөйләде. Аны әбисе үстергән, атасы төрмәдә булган», – ди танышы.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, 2019 елда Л.ны наркотик матдәләр аркасында җинаять җаваплылыгына тарталар. Хатын-кызның дуслары сүзләренчә, ул колониядә дә була.

2022 елда Л. бергә яши торган ире һәм 3 баласы белән Урал башкаласына күченә. Дуслары сүзләренчә, аннары ул ире белән аерылышкан һәм 3 бала белән ялгыз калган.

14 февральдә кич белән Л. 1 яшьлек баланың башына ике тапкыр суга. Сабый егыла, башы белән урындыкка бәрелә. Баланың хәле китә, әни кеше 5 көн буена аның интеккәнен күреп тора. 19 февральдә генә «ашыгыч ярдәм» чакыра. Бала авыр хәлдә реанимациядә ята.

Л.ның башка балаларына зыян килмәгән. Аларны Түбән Тагилдагы туганнары алып киткән. Л. карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Соңрак бу хатын үзен гаепләүләргә җавап биргән. «Гайбәтләргә ышанмагыз, күзләрегезгә ышаныгыз», – дип язган ул социаль челтәрләрдә. Ул үзе дә, бергә яшәгән ире дә журналистларга комментарий бирүдән баш тарткан. Танышлары сүзләренчә, ир белән хатын талашкан, бала имгәнгән очракка кадәр ире башка урынга күченгән, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 февраль 2025
    Исемсез
    Психик тайпылышлы хатыннар күбәйде. Аларга тиешле контроль җитми. Депутатлар вак-төяк белән мавыгып, җитди әйберләргә күз йомалар. Балалар имгәнү һәм үлемгә китергән сәбәпләрне булдырмас өчен эшләүче юк. Эшләдек дип, күкрәк кагучылар гына бар. Илдә көн саен диярлек сабыйларны эт талап үтереп тора. Авылларда аеруча хуҗа юк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100