Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әни баласын кулына күтәргәннән соң сукырайган

news_top_970_100
Яшь әни баласын кулына күтәргәннән соң сукырайган
"Татар-информ" архивы

Раменский шәһәрендә баласын кулына күтәргәч күзе сукырайган хатынга табиблар ярдәм иткән. 27 яшьлек хатын. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, әни кеше төнлә баласын кулына ала, тынычландырмакчы була. Ләкин шул чакта аның күз алды караңгыланып китә. Иртән хатын бер күзе берни күрмәвен ачыклый һәм хастаханәгә бара.

Табиблар аның сукыраюының сәбәбе ретинопатия Вальсальвы булуын ачыклый. Бу авыру вакытында күзнең сетчаткасы һәм пыяласыман тәнчекнең бер катламы арасына кан сава, һәм кеше күрми башлый.

«Бу халәт күкрәк читлегендә яки корсак эчендә басым кисәк кенә артканда була. Физик йөкләмә аркасында пациентта веноз стаз – кан җыелу барлыкка килә. Ул күз эчендә веноз басымны арттыра, аның нәтиҗәсендә вак капиллярлар шартлый һәм кан сава», – дигәннәр ведомствода.

Табиблар лазер ярдәмендә операция ясап, пыяласыман тәнчектә тишем ясаган, кан шуннан 1 ай эчендә үзе таралып бетәчәк. Операциядән соң икенче көнне хатынның күз күреме 2 проценттан 70 процентка кадәр яхшырган. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, аны өенә җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100