news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь әни бала табуга үлгән: нарасыена исем кушып кына өлгергән

news_top
Яшь әни бала табуга үлгән: нарасыена исем кушып кына өлгергән
Фото: © "Татар-информ", социаль челтәрләр

Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә кесарев кисеме ясап бала тапкан хатын үлгән.

Түбән Тагил хастаханәсендә бала тапкан 33 яшьлек хатын үлгән. E1.ru язуынча, 28 гыйнварда 33 яшьлек Ольгага кесарев кисеме ясыйлар, 9 февральгә каршы төндә ул үлә.

«Ул баласы белән хастаханәдә ятты. Чыгып китәргә әзерләнгән иде, өлгермәде. Табибларга ул башы авыртуга зарланган булган», – дип сөйләгән ире.

Ире әйтүенчә, хатынында анемия белән генә проблемалар булган. УЗИдан соң, табиблар бала тапкан хатынның проблемалары булмавын әйткән.

Яшь ана үзе дә медик булган – медсестра булып эшләгән. Аның 6 яшьлек улы да булган. Аңа әнисе үлгәнен әйтмәгәннәр. Нарасыена ул Владислав дип исем кушып өлгергән.

Екатеринбург Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентның үлү фактын тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар