news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь әни Алия Карачуринага сәер бүләк китергәннәр

news_top
Яшь әни Алия Карачуринага сәер бүләк китергәннәр
Фото: социаль челтәр

Яшь әни Алия Карачурина-Төхвәтуллина хәзер кечкенә Алимне тәрбияләү белән мәшгуль. Җырчы улы белән урамга җыенганда, «доставка» китергәннәр.

Ә анда тартмага салынган чәчәк бәйләмендә тере күбәләкләр очып йөри. Алия шаккаткан һәм язылучыларына мөрәҗәгать иткән: «Алар хәзер безнең белән яшәячәк. Күпме яшиләр икән? Нәрсә ашыйлар икән? Языгыз әле», – дигән ул.

Аннары җырчы күбәләкне бармагына куеп баллы су эчерткәнен күрсәткән. «Бал кушылган су, әфлисун ашатырга, дип язучыларга рәхмәт. Менә ашатабыз, шундый матурлар», – дип күрсәткән ул «яңа гаилә әгъзаларын».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар