Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әни Алия Карачурина-Төхвәтуллина авырый

news_top_970_100
Яшь әни Алия Карачурина-Төхвәтуллина авырый
Фото: Социаль челтәрдән

Җырчы, яшь әни Алия Карачурина-Төхвәтуллина салкын тидергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сәлам сезгә! Мин авырып киттем. Юлда кондиционер аякка бәрде, соң гына сизеп алдым. Кичә бөтенләй хәлем булмады. Бүген безгә минем әни килде, чөнки температура белән Алимны карарга бик авыр. Миңа Ришат булыша инде, әмма аңа җырлар эшләргә кирәк», – дип белдергән җырчы.

Алия Төхвәтуллина элек яшь әниләрнең якыннарыннан ярдәм сорарга оялавына аптырый торган булган. «Бу хакта бик күп видеолар карадым, китаплар укыдым, кемгәдер ярдәм сорау – «бу гадәти хәл бит» дип әйткәнем дә хәтердә. Хәзер үзем шулай. Миңа еш ярдәм сорарга уңайсыз. Ришат белән караучы вариантын карамыйбыз, якыннарыбызга гына ышанабыз. Әмма миңа кемнәндер кабат ярдәм сорап, кешене туйдырам, борчыйм кебек, әмма шул ук вакытта ярдәм сорау – нормаль күренеш икәнен дә аңлыйм», – дип яза җырчы.

Җырчыга тизрәк савыгуын теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100