news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь әни Алия Карачурина бала үстерүнең беренче кыенлыклары белән очрашкан

news_top
Яшь әни Алия Карачурина бала үстерүнең беренче кыенлыклары белән очрашкан
социаль челтәрләр

Яшь әни Алия Карачурина бала үстерүнең беренче кыенлыклары белән очрашкан һәм баласының үзенә бик тә бәйле булуы турында социаль челтәрләрдә дә сөйләгән. Кечкенә Алим әнисенең кая да булса киткәнен шундук сизеп ала һәм көйсезләнергә тотына. Алиягә баланы бөтен җиргә үзе белән йөртергә, уңайсыз урыннарда да имезергә туры килә икән.

«Бүген маникюрга бардым. Монда мин Айгөлгә видео яздырам, бала елый башласа, мине карарга килегез, янәсе.

Ә берничә минуттан Айгөл Алимның бертуктамый елавын әйтеп шалтырата. Нәтиҗәдә, миңа баланы маникюр ясаган вакытта имезергә туры килде. Үпкәләп, бик каты елады. Ул миңа шул кадәр бәйле», – дигән ул.

Кайбер тәҗрибәлерәк әниләр Алиягә Алим янына үзенең киемен куеп калдырырга киңәш иткән. Җырчыга бу тәҗрибә ошаган.

«Чыннан да файдасы булды. Инде 1,5 сәгать йоклый. Бала тынычрак булсын дип, кырыена футболкамны куеп караган идем», – дигән Алия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар