Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ананы үтерүдә гаепләнгән 15 яшьлек үсмер кулга алынган

news_top_970_100
Яшь ананы үтерүдә гаепләнгән 15 яшьлек үсмер кулга алынган
Фото "Комсомольская правда" сайтыннан

Пермь краенда 21 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүчене тотканнар. Эзләү вакытында 15 яшьлек үтерүче журналистларны һәм волонтерларны алдаларга, дөрес булмаган юлдан җибәрергә тырышканлыгы ачыкланган. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы яза.

Пермь краенда зур тавыш чыгарган хәл 20 апрельдә башланган. Ул көнне Яйва бистәсендә 21 яшьлек Александра югала. Ул 1,5 яшьлек баласы белән күрше урамда гына яшәгән әти-әнисенә кунакка бара. Көндез әтисе балыкка җыена, Сашадан суалчаннар казып алып кайтырга сорый. Саша баласын әнисе белән калдыра, үзе, пыяла банка алып, суалчан эзләргә китә. Ул өйгә әйләнеп кайтмый, телефоны да җавап бирми. Кич әти-әнисе һәм ире полициягә мөрәҗәгать итә.

Яйва – 10 мең кеше яши торган бистә, анда барысы да бер-берсен белә диярлек. Эзләүгә бөтен бистә кушыла. Төрле фаразлар барлыкка килә. Берәүләр Сашаны хастаханә янында телефон һәм кара пакет тоткан килеш күргән. Башкалары зират янында кошчылык фермасы янында очраткан.

«Ул бик шат күңелле, беркатлы һәм самими иде, теләсә нинди вак-төяккә сөенде. Хәтерлим, әле кыз чагында ук: «Җиләк җыйдым, телисезме, сыйлыйм?» – дип яныма йөгереп килә иде», – дип искә алалар аны бистәдә.

Хатын ире белән

Фото «Комсомольская правда» сайтыннан

Саша балачакта коррекцион мәктәптә укыган. Фаразлар буенча, аның психик яктан кайбер проблемалары булган. Шуңа ул бары тик яхшылыкка ышанган һәм явызлыкның барлыгын инкарь иткән. Кыз бөтенләй таныш булмаган кешеләргә, аларның сүзләренә ышанган.

Ул хайваннарны бик яратты, игелекле, ачык һәм ярдәмчел кеше иде. Әтисе өчен нур кебек иде. Алар бербөтен булдылар: балык тотарга да, урманга гөмбә җыярга да бергә йөрделәр. Саша чебенне дә рәнҗетмәс иде, аңлыйсызмы, ул башка иде, үз дөньясында яшәде. Аның дөньясында агрессия, ачу юк иде, – дип сөйләгән «Комсомольская правда» басмасына мәрхүмнең туганы.

23 апрельдә Александраның гәүдәсен урманда чокыр янында табалар. Ул бөтенләй ялангач була, киемнәре җирдә ята. Шунда ук җинаять икәне аңлашыла. Үтерүче ул вакытта кайдадыр бистәдә була. Үтерүчене табуы авыр булмый, ул күзәтү камераларына эләккән була. Аның шәхесе күпләрне шок хәлендә калдыра. Бу 15 яшьлек үсмер була.

Полиция безгә бер сүз дә әйтми. Ул көнне кайчан китте һәм кайчан кайтты, дип кенә сорадылар. Миндә стресс, күз алларым караңгылана, – дип сөйли аның әбисе.

Әбисе сүзләренчә, ул төндә егет өйдә булган. Ул сәер әйбер тоймаган. Яшүсмер тыныч булган. Әби ул көнне температурасы булуын һәм күп вакытын караватта үткәрүен дә әйткән.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, 15 яшьлек үтерүче нык исерек булган һәм яшь анага таяк белән ташланган, аңа каты суккан. Хатын-кыз алган травмалардан исән кала алмый. Шулай ук, беренчел мәгълүматлар буенча, үтерелгән хатын көчләнгән булган. Монысын әле экспертиза расларга тиеш. Әлегә җинаять эше «үтерү» маддәсе буенча гына кузгатылган.

Шунысы ачыкланган: эзләү вакытында «Комсомолка» журналистлары тоткарланган кеше белән шәхсән аралашкан. Ул актив аралашкан һәм хәтта югалган хатынны күрүен дә әйткән. Тик ул мәетне яшергән урынны түгел, ә бөтенләй башка урынны күрсәткән. Шулай итеп ул барысын да ялган юлдан җибәрергә тырышкан. Күрәсең, соңрак җинаять эзләрен яхшырак яшерергә өметләнгән.

Яйвада яшәүче кайбер кешеләрне үтерүченең шәхесе гаҗәпләнмәгән. Билгеле булганча, элек егет тарафыннан мәрхәмәтсез гамәлләр күзәтелгән.

«Алар (сүз гаепләнүче, аның энесе һәм сеңлесе турында бара) кечкенәдән үк ишегалдында хайваннарны мыскыл иттеләр. Балалар бакчасы янындагы урманга ут төрттеләр, верандаларны җимерделәр. Опека органнарының бер җавабы бар иде: «Аларга балалар йортында яхшырак булыр дип уйлыйсызмы?» – диделәр. Шулай инде. Иң мөһиме, андый явызларның яхшы яшәве. Ә кыз хәзер җир астында ята», – дип язган бистәдә яшәүче бер хатын.

Яшүсмер чыннан да полиция хезмәткәрләре күз уңына эләккән, велосипед урлаган булган. Башка криминаль хәлләргә катышы булмаган.

Әлегә бу вакыйгада бик күп сораулар кала. Күпләр мондый эшне 15 яшьлек үсмер ялгызы гына башкара алуда шикләнә. Тикшерүчеләр тоткарланган кешедән актив рәвештә сорау ала һәм барлык детальләрне билгели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100