Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь агроном Рәсим Хәбибуллин: «Быелгы корылык уңышка тәэсир итте»

Арча районының «Курса МТСы» ширкәтендә агроном вазифасын 27 яшьлек Рәсим Хәбибуллин башкара. Туган ягында хезмәт итүче эшсөяр егет үз һөнәренең нечкәлекләре хакында сөйләде, аграр тармакта эшләргә теләүче яшь белгечләргә киңәшләрен бирде.

news_top_970_100

Хезмәте белән туган җирен данлаган, туган туфрак төшенчәсенең кадерен белеп эшләүчеләр хакында «җир улы» диләр. Арча районы Югары Курса авылыннан Рәсим Хәбибуллин – нәкъ шундыйлардан. Яшь булуына да карамастан, үз эшен яхшы белә. Хәзерге вакытта агроном егет бабасы, әтисе юлын лаеклы дәвам итә. Уңышларының нигезендә җирне ярату тора, дип саный ул.

«Кечкенәдән җир эшен күреп үстем»

Рәсим «Курса МТСы» ширкәтендә алтынчы ел агроном булып хезмәт куя. 2019 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлагач, 1 ел әлеге ширкәттә орлыкчылык буенча агроном булып эшли, соңрак аны баш агроном итеп билгелиләр. Һөнәр сайлаганда бабасы Исмәгыйль белән әтисе Радикның гомере буе авылда яшәп, туган якта эшләүләре йогынты ясамыйча калмый.

– Алтынчы сыйныфта укыганда әти үзе янына комбайнчы ярдәмчесе итеп алды, аның белән 10 ел комбайнда эшләдем. Һәрбер авыл малае кебек үк техниканы яраттым. Кечкенәдән басуда йөргәч, мәктәптә укыганда ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләк уянды. Әти ягыннан Исмәгыйль бабай элек шушы хуҗалыкта агроном булып эшләгән, аның хакында әле дә олы хөрмәт белән сөйлиләр. Җир эшенең җиңелләрдән түгеллеген, тырышып эшләсәң генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булачагын белеп үстем, – ди Рәсим.

Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетынын «Агробизнес» юнәлешенә укырга керә ул, 4 ел шунда белем ала. Укуын тәмамлагач, һич икеләнүләрсез, туган ягына эшкә кайта, торган җирендә мул уңыш үстерү теләге алга әйди яшь белгечне.

– Хезмәт юлымны «Курса МТСы» ширкәтендә башлаганда миңа 21 яшь иде. Авылдашлар белән эшләп китәргә кыен булмады, чөнки барысы да – белгән кешеләр. Авыл халкы белән аңлашып, бер гаилә булып эшлибез. Кечкенәдән җир эшен күреп үскәч, мондагы һәр басуны беләм. Эш дәверендә аңлап җиткермәгән чаклар да була. Университетта алган белемнәр ярдәм итте, тик ныклы әзерлекне барыбер эшләү дәверендә аласың. Районыбызда өлкән яшьтәге тәҗрибәле агрономнар эшли, алар белән һәрвакыт аралашып торам. Киңәшләре белән бик булышалар. Ширкәт җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов та ярдәм итеп тора. Шундый остазларның тәҗрибәсенә таянып эшләгәндә уңышка ирешеп була, – ди ул.

«Үсемлекләрне сабый бала тәрбияләгән кебек карыйбыз»

Һәр ел фасылының үз кануннары. Билгеләнгән эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң, ул уңышның сыйфатында чагылыш таба. Рәсим Хәбибуллин үсемлекләрне сабый бала тәрбияләгән кебек караулары хакында әйтте.

– Эш көнем иртә таңнан башлана. Нәрәткә кадәр барлык басуларның торышын карыйм. Урып-җыю вакытында аеруча җаваплы чор җитә. Туфракның ясалу, үсемлекләрнең чәчелү һәм җыелу вакытын күзәтү, никадәр күләмдә ашлама кертү, бөҗәкләргә һәм корткычларга каршы тору чараларын билгеләү – безнең һөнәрдә иң мөһиме. Үсемлекләрне сабый бала тәрбияләгән кебек карыйбыз. Кыенлыклар да очрый, ел белән ел туры килми. Игенчелектә уңыш күп әйберләргә бәйле: орлыклар, җир эшкәртү алымнары, һава торышы һ.б. Килеп чыккан авырлыкларны вакытында хәл итеп барырга тырышабыз. Аллаһы Тәгаләдән уза алмыйбыз, һава торышын көйләп булмый. Барлык технологияләрне үтәп, яңа алымнар да кулланып эшлибез. Куәтле җир эшкәртү техникалары алырга тырышабыз. Саклау ягын да кайгыртабыз. Гомумән, ындыр табагыннан басуга чыгып киткәннән яңадан әйләнеп кайтканчы без хезмәттә, – ди Рәсим.

«Барысын да кәгазьгә теркәп барам»

Яшь агроном һәрвакыт эзләнүдә, тәҗрибә туплауда. Орлыкларның төрләрен өйрәнү, туфракны эшкәртү, бөҗәкләргә каршы көрәшүдә тәҗрибәләр уздыра.

– Тәҗрибәләрнең күбесе яхшы нәтиҗә бирә, уңышсыз булганнары да бар. Һәр елны кайсы басуда нәрсә чәчелгән, нинди чүп үләне үскән, нинди агу сибелгән, нинди авыртулар, бөҗәкләр килеп чыкканлыгы хакында язам. Эшли башлаганнан алып әлегә кадәр барысын да кәгазьгә теркәп барам, – ди яшь белгеч.

Рәсим Хәбибуллин белән басуларның торышы, быелгы уңыш хакында да сөйләштек.

– Билгеле, быелгы корылык уңышка тәэсир итте. Корылыкка чыдам сортлар тиз бирешми, ләкин кайбер төр культураларга авырлык килде, аеруча, үсү фазасында. Солы, борчак эссе һаваны авыррак кичерә. Быел чүп үләннәре бик күп үсте, чөнки кар күп булды. Кар астында җылы, дым күп. Орлыклар тишелеп чыкканнан соң чүп үләненә, авыртуларга, бөҗәкләргә каршы саклану чаралары кулландык. Басуларның торышы яхшы. Алдан чәчелгән басулар күпкә яхшырак. Узган елгыга караганда яз соңрак килде. Вакытында агротехник чараларны кулланып эшли алдык, кыска срокларда чәчү чәчтек. Язын яңгыр җитәрлек күләмдә яуды. Хәзер 2 атна яңгыр көтәбез, «налив вакыты» дип сөйләшәбез, ягъни бөртекнең җитлегү фазасы, – диде агроном.

«Яшьләр җир эшеннән ерагая, агрономнарга кытлык»

Рәсим Хәбибуллинны аграр тармакта яшь белгечләргә кытлык булуы, яшьләрнең агроном һөнәренә тартылмавы борчый.

– Хәзер яшьләрнең күбесе җир эшеннән ерагая бара. Авылга кайтару өчен күптөрле кызыксындыру чаралары да күрсәтелә бит, югыйсә. «Курса МТСы» ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов уку йортлары белән тыгыз эшли. Студентларның күбесе безгә практикага кайталар. Ай саен өстәмә стипендия түләп барыла. Практикага кайтучыларның кирәкле категориядә машина йөртү таныклыгы булса, төрле егәрлек көче булган тракторларга утырып йөриләр. Таныклыгы булмаган 1-2 курс студентлары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли алалар.

Мөмкинлекләр бар, үзләренә дә тотып, күреп, эшләп карау файдага. Дәүләт программалары уңышлы гына чынга ашырыла. Авылга кайтып хуҗалыкта эшләүчеләр өчен бездә йорт салып бирәләр, гаиләләре белән күченеп килүчеләр бар. «Арендалы торак», «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программалары эшли. Күп җирләрдә агрономнарга кытлык, бәлки, эшнең авырлыгы, хезмәт хакы белән бәйледер. Авылда эшләүнең дәрәҗәсе юк, дип санаучылар бик нык ялгышалар. Районнан да яшь белгечләргә зур игътибар бирәләр, ярдәм итәләр. Чәчү вакытында район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров механизаторларны котлап, бүләкләр биреп китәләр. Кыр эшләре башлангач, басуда эш беткәнчегә кадәр алар безнең янда, – Рәсим.

«Агроном ел әйләнәсе хезмәттә»

«Агрономнарның эше җайлы, кыш буе ял итәләр» дип уйлаучылар нык ялгышалар. Эш рәте белгән агроном ел дәвамында хезмәттә.

– «Җәй көне – укытучы, кыш көне агроном буласы килә» дип әйтәләр бит. Бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Укытучылар да шулай ук ел әйләнәсе эшлиләр, әнием Нурия башлангыч сыйныфлар укытучысы булгач, яхшы беләм.

Агрономнар да киләсе сезонга кыштан әзерләнә башлыйлар. Чәчү әйләнешен, кайсы басуда нинди культура яхшылап үсүен планлаштырып, өйрәнеп, карталар ясыйбыз. Яңа төрле сортларны тикшерәбез. Яз якыная башлагач, тагылма кораллар, җир эшкәртү агрегатларын тикшерәбез, төзекләндерәбез. Басулар ачыла башлагач, күпьеллык үләннәрне, көзге уҗымнарны ашлама белән тукландыру башкарыла. Чәчү башлангач, барысын да билгеләнгән вакытка эшләп бетерергә ашыгабыз. Аннан соң саклау, агу сибү, печән, сенаж әзерләү, урып-җыю компаниясе килеп җитә, комбайннарны әзерләргә кирәк. Урып-җыюдан соң яңадан җирләр эшкәртелә, шуның белән сезон үтә, – ди Рәсим.

Рәсим Хәбибуллин үзенең эше хакында бик яратып сөйли. Яшь белгеч һәрвакыт үсештә, белемен арттыру, тәҗрибә туплау өчен китаплар укый, семинарларга йөри. Арча ягына хас туфракны, үсемлекләрнең авыруларын өйрәнә.

– Яз көне көзге уҗымнарда «мучнистая роса» авыруы күзәтелергә мөмкин, ул пәрәвез кебек. «Бурая ржавчина» авыруы да булгалый. Аларны юк итү өчен вакытында чаралар кулланабыз. Безнең якларда соры урман туфрагы киң таралган. Начар туфрак түгел, гумус катламы 2,4 процент. Тырышсаң, кирәкле чараларны кулланып эшләсәң, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Агротехник чаралар кулланып эшлибез, кирәкле күләмдә ашлама кертергә тырышабыз.

«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына керәбез. 2023 елда симәнәләр сату, җитештерү буенча Татарстан Республикасы буенча беренче урынны алдык. Без, акрынлап, элеккегеләргә кайтып барабыз. Җирне эшкәртү, сукалаулар беткән иде. «Ноутил» системасы белән җирне эшкәртмичә генә чәчтеләр. Без яңадан басуларны сукалауга күчтек, шулай файдасын күрәбез, – ди Рәсим.

«Яшь белгечләргә эштән курыкмаска кирәк!»

Рәсимнең төп таянычы – гаиләсе. Эштән соң гаиләсе янына ашыга ул. Төп нигездә әти-әнисе белән бергә тормыш иптәше Зөһрә һәм кызы Динә көтә. Авыл тормышын сайлаган яшьләр хезмәттән тәм табып яшиләр.

Агроном егет, яшь белгечләргә эштән курыкмаска кирәк, ди.

– Курыкмаска кирәк, хезмәт кешене чыныктыра гына. Әлбәттә, һәр эшнең үз авырлыклары, кыенлыклары бар. Бары тик аларны җиңеп чыгарга өйрәнергә кирәк. Эшеңне яратсаң, уңыш үзе килә. Яшь тракторчылар зур чәчү агрегатлары тагып чыгалар, булдыра алырбыз микән, диләр. Аларга да курыкмаска киңәш итәм. Бер кеше дә белеп тумый, басуда бергәләп өйрәнәбез, дим. Мин үзем әле дә өйрәнәм. Кеше эшли икән, аның хаталары булырга тиеш, – ди Рәсим.

Хезмәтенең күркәм нәтиҗәсен күрергә омтылып эшләгән, бәхетен туган җирендә тапкан яшь агрономга уңышлар, хыялларының чынга ашуын телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100