Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярый әле эчендә үзең булмагансың». Ришат Фазлыйәхмәтовның машина тәрәзәсен ватканнар

Машинаның алгы тәрәзәсе генә ватылганга, җырчы зурга җибәреп, ДАИ да, полиция да чакырып тормаган.

news_top_970_100
«Ярый әле эчендә үзең булмагансың». Ришат Фазлыйәхмәтовның машина тәрәзәсен ватканнар
скриншот видео https://www.instagram.com/p/B8HALkdowwz/

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Инстаграм дусларын борчуга салып, үзенең Казанга эш белән килгән җирдән машина тәрәзәсен ватулары турында хәбәр итә. «Сак булыгыз, дуслар❗️ Бу юлы Казанга килгәндә, менә шулай каршы алдылар», — дип язып куйган ул видео астына.

«Белмим инде нәрсә урламакчы булганнардыр. Машинамда костюмнардан башка бернәрсәм  дә юк. Акчаларым һәм документларым минем һәрвакыт үзем белән сумкамда йөри.

Монда инде бәлки исерекләрдер, бәлки көнләшүчеләрдер, бәлки башка кешеләрдер, белмим.

Без инде монда ДАИ хезмәткәрләрен дә, полиция дә чакырытып тормадык», — ди ул.

«Хуҗа Насретдин әйтмешли, ярый әле эчендә үзең булмагансың, исерекләр булып кыйнап та китәрләр, Алла сакласын»;

«Алла сакласын, Ходаем, юлларда исән-сау гына йөр»;

«Халык бик явызланды хәзер. Исән-сау гына йөри күр, Ришат, уңышлар сиңа»;

«Мазда» бигрәк җәл, әрәм иткәннәр»;

«Яңа елдан соң администраторың авариягә эләктек дип, концерт куймаган идегез. Машинага әйбер булмаган иде мени?»;

«Әйбер алу максаты белән ватсалар, яндагы тәрәзләрне ватарлар иде»;

«Хәзерге заманда бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк», — дип язган инстачылар.

«Аллаһы Тәгаләм, ике яктагы фәрештәләрем, булышыгыз миңа зинһар диеп, бисмилла әйтеп утыр машинаңа, Ришат акыллым. Үзеңнең ризалыгың өчен, шул эшемне башкарып кайтырга насыйп ит, я Раббым, дисәгез, Аллаһы боерса барысы да әйбәт булыр», — дип яхшы итеп киңәш бирүчесе дә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100