news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярсыган ир 10 машинаны бәрдереп качкан, хатынын ит кисә торган балта белән чапкалаган

news_top

Мәскәүдә яшәүче ир-ат 10 машинаны бәрдергән, хатынын балта белән чапкалаган. Моны ир белән хатынның уртак баласы күреп торган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

17 сентябрьгә каршы төндә внедорожник 10 машинаны бәрдергән һәм урыннан качып киткән. Качкан чакта ул таксига да бәрелгән. Аны Мәскәү өлкәсендә тотканнар. Автомобиль эчендә канга баткан хатын табылган. Ул башыннан аягына кадәр кан эчендә була, ярдәм сорый.

Ачыкланганча, ир хатынын һәм кызын аэропортта каршы алган һәм өйгә алып кайтып киткән. Кайтканда алар талаша башлаган, аннары сугышырга ук тотынганнар. 2 яшьлек кыз бала әтисенең әнисенә ит чаба торган балта белән бәргәләгәнен күреп торган.

Ир-атны М-4 «Дон» трассасында тоткарлаганнар. Ул полиция янына баласын күтәреп чыккан, кызына кагылмаска кушып кычкырган. Ир сүзләренчә, хатын аңа үзе беренче булып ташланган.

Хәзер хатынны хастаханәгә салганнар, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар