news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярыштан кайтып килүче балалар утырган микроавтобус авариягә очраган, үлүчеләр бар

Toyota Mark II машинасы каршы як полосага чыга һәм Fiat Ducato микроавтобусына бәрелә.

news_top
Ярыштан кайтып килүче балалар утырган микроавтобус авариягә очраган, үлүчеләр бар
https://03.mchs.gov.ru

15 мартта Бурятиядә тугыз бала утырган микроавтобус авариягә очраган. Бу турыда полициягә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, Улан-Удэ — Кяхта трассасында Тохой авылы тирәсендә Toyota Mark II машинасы каршы як полосага чыга һәм Fiat Ducato микроавтобусына бәрелә. Салонда тугыз бала була.

Авария китереп чыгаруда шикләнелүче йөртүче һәм аның пассажиры урында ук һәлак була.

Микроавтобустагы 2007 — 2008 елда туган балалар һәм йөртүчене хастаханәгә илтәләр.

Рәсми булмаган белешмә буенча, балалар ярышлардан кайтып килә торган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар